МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Талантлар утравы – 2015
Опубликовано: 15.03.201515 март көнне Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында “Талантлар утравы – 2015” гаилә ансамбльләре фестиваль – конкурсы булып үтте. Әлеге фестиваль район күләмендә талантлы балаларны, гаиләләрне барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелде. 6 сәгать дәвам иткән әлеге бәйгедә 110 гаилә чыгыш ясады. Иң яхшы, оригиналь, зәвыклы номерлар фестивальнең 15 май көнне үтәчәк гала – концертында чыгыш ясаячаклар. Фестивальдә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да актив катнашты: Нәфкат (әтисе Назыйф Мөбәрәкшин белән – вокал номинациясендә), Лиана Лукманова (әти – әнисе белән - вокал номинациясендә), Булат Мөбәрәкҗанов (әнисе Алҗбина Мөбәрәкҗанова белән – хореография номинациясендә), өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Насибуллина (улы Тимур белән - хореография номинациясендә), Гөлнара Галиакберова (сеңлесе Энҗе һәм әтисе белән - вокал номинациясендә). Һәм иң куанычлысы - номерларның барысы да гала – концертка үтте. Афәрин! Молодцы! Уңышлар!
К списку новостей













