МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Молодцы! Булдырдыгыз! Афәрин!
Опубликовано: 17.03.2015
Аллага шөкер, бу сынауны да җиңдек! Коллективның бердәмлеген, татулыгын раслап, бу эшне дә иң югары дәрәҗәдә башкара алдык. Молодцы! Һәр кеше үзенә бирелгән рольне, үзенә билгеләнгән эшнең җаваплылыгын аңлап, җиренә җиткереп, үрнәк булырлык итеп башкарды. Укытучыларыбыз үзләренең Сәләтле балалар мәктәбендә эшләүче сәләтле укытучылар гына түгел, ә оста артист икәнлекләрен район халкы алдында расладылар. Тамашачы һәр рольне чын күңелдән яратып кабул итте, һәр фикерне үз күңеле аша үткәрде:
- 12 бала анасы Гөлфинә образын һәркем сокланырлык итеп уйнаган Лилия Габделхаковага;
- тормышның һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яшәүче, шат көлүе белән әсир иткән Валентина – Ләйсән Тимергалиевнага;
- сабыр, ләкин күпне күреп сыналган Алтынчәчне уйнаган – тормышта да шундый ук тыйнак Эльвира Расимовнага;
- бишек җыры, иман, оят сүзләренең мәгънәсен дә аңламаучы, үз образына карата нәфрәт уята алырлык итеп ролен гаҗәеп дәрәҗәдә остара башкарган Дилемма – Гөлчәчәк Динартовнага;
- бер атна эчендә татарча сөйләшергә өйрәнгән иң тырыш кызыбыз, оста артисткабыз Ниночка – Юлия Николаевнага;
- ак халатлы фәрештәләр – врачлар образын башкарган, тамашачыны елатырга мәҗбүр иткән хезмәттәшләребез – Миләүшә Гайфулловна, Элмира Салимзяновнага;
- иң эмоциональ артисткабыз, бер ситуациядә дә югалып калмаучы – Римма Аухадиевна – Миләүшә Газинуровнага;
- безнең коллективка яңа гына килеп кушылган булуга карамастан, һәр эшне дә яратып, җиренә җиткереп башкаручы укытучыбыз, кайнана ролен башкарган Алеся Марселевнага;
- тормышта 3 кыз үстерүче иң бәхетле әни булса да, спектакльдә баласыз ана ролен башкарып залны елаткан, нык характерлы Гүзәлия Рәшитовнага;
- спектакльнең беренче минутларыннаң ук үзенең моңы белән тамашачыны әсир иткән, җырлары белән спектаклебезне тагын да бизәгән Гөлия Шамилевнага мәктәп дирекциясе һәм барлык коллектив исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Шулай ук спектакльне әзерләүдә хезмәтләре кергән башка укытучыларга да ихлас күңелдән зур рәхмәт: бер сәгать эчендә гаҗәеп бишек ясаган дизайнерларыбыз Резеда Рахматулловна, Алсу Марсовна, һәр эштә дә алыштыргысыз Рәсим Тәснимовичка, сабыр, тырыш, кирәк вакытта берсүзсез ярдәм итүче Эльмира Хәмитовнага, кызларыбызны чәчәкләр бүләк итеп сөендергән, профсоюз председателе Алисә Халилевнага, Ирек Мударисович җитәкчелегендә эшләүче ир – егетләребезгә.
Рәхмәтнең иң зурысы – җитәкчебез Ләйсән Рәкыйповнага. Әгәр дә җитәкче эш белән үзе кызыксынмаса, эшнең асылын аңламаса – мондый биеклеккә ирешеп булмый. Ә без ирештек – чөнки янәшәдә акыллы киңәшләрен бирүче, төзәтүче, дөрес юл күрсәтүче, көч бирүче Ләйсән Ракиповна бар.
Шушы коллективта, бер – беребезне югалтмыйча эшләргә, яңа җиңүләр яуларга насыйп булсын. Безнең коллектив турында, бүгенге кебек, гел яхшы сүзләр, матур теләкләр генә ишетергә насыйп булсын.
К списку новостей













