МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Нәүрүз
Опубликовано: 23.03.2015
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү.
Каникул вакыты булуына карамастан,23 март көнне укучыларыбыз "Нәүрүз" бәйрәменә бик теләп килде. Бәйрәмебезнең 1 нче өлеше - 3 А сыйныфы укучылары әзерләгән театраль чара иде. 2 нче өлеше - уеннар, командаларга бүленеп, укучылар "күңелле старт" уеннарында, аннары бию бәйгесендә катнаштылар. Алар тарафыннан "Чүлмәк вату", "Кашык белән су ташу", "Җырлы яулык" уеннары бигрәк тә яратылып уйналды. Бәйрәм ахырында һәр укучыга актив катнашкан өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Нәүрүз" бәйрәме урамда укучыларның һәм укытучыларның бергәләр боткадан авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды.

К списку новостей