• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Белемле меңне егар

Опубликовано: 20.04.2015

Сәләтле балалар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Билалова Зиләнең белемгә омтылышы, ныклы ихтыяр көче, максатчанлыгы һәм тырышлыгы – һәркем сокланырлык.

Татар халкының “Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә” дигән мәкале дә нәкъ шушы очрак өчен язылган кебек.  Мәктәптә уку елларында Зилә төрле фән бәйгеләрендә катнаша, җиңүләр яулый. Соңгы елларда ул ныклап торып хокук фәне белән кызыксына башлый. Әлеге фән буенча уздырылган төрле дәрәҗәдәге  нтеллектуаль  бәйгеләрдә үзен сынап карый. Шушы көннәрдә Зилә катнашкан олимпиадаларның нәтиҗәләре билгеле булды.  Ә алар -  көтелгәннән дә яхшырак иде.

Санкт – Петербург дәүләт университеты үткәргән  хокук фәне буенча халыкара  олимпиадада Россиянең 78 регионыннан һәм 9 чит илдән 59 мең укучы катнашкан. Бәйгенең йомгаклау этабына шуларның бары тик 7 меңе генә үтә. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча Зилә 100 баллдан 73 балл җыеп, 2 дәрәҗә җиңүче дип билгеләнде. Белемең булса, меңне генә түгел 59 меңне дә егарга була икән.

Ә икенче бәйге – дөньяда иң дәрәҗәле уку йорты М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты үткәргән хокук фәне буенча “Ломоносов” олимпиадасы. Зилә бу олимпиада да җиңүчеләр рәтендә. Һәм иң куанычлысы – әлеге җиңү аңа Мәскәү дәүләт университетының юридик белемнәр факультеты студенты булу хокукын да бирә.  Афәрин, Зилә! Котлыйбыз!



К списку новостей