МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
| Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
| E-Mail: | DsadRom.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Әниләр өчен открытка" 23.11.2022

Бигәнәй “Ромашка” балалары кисеп ябыштыру шөгылендә әниләренә буләккә открытка ясадылар. Ә бит иң зур бүләк – күңел җылыңны салып, үз кулларың белән ясаганы.
Эш башында балаларга кайчы, кәгазь һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар бик теләп иҗади эшкә тотындылар. Балаларның открыткалары бик матур килеп чыкты, алар, һичшиксез, бәйрәмгә менә дигән бүләк булачак
-
Табиб Һөнәре белән таныштыру. 15.11.2022

Кечкенәләр белән сәламәтлек буенча шөгыль.
Максат: Сәламәтлек турында аңлату, табиб һөнәре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
-
Көзге боз өстендә сак булыйк !!! 07.11.2022

-
«Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» 02.11.2022

Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел, ул физик җан һәм социаль иминлекнең торышы да ул. .Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Белүебезчә, нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша.
-
"Күңелле яшибез". 01.11.2022

Өстәл уены- ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Дидактик уеннарның бер төре- өстәл уеннары. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.
-
Кисеп ябыштыру - ботактагы песнәкләр. 24.10.2022

Балаларда иҗат итү, матурлык хисе, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм байлыгын аңлау һәм бәяләү сәләте үстерү, детальләрне җентекләп ябыштырырга, клей һәм кисточка кулланырга өйрәтүне дәвам итү; геометрик фигураларның исемнәрен ныгыту; кошларга сакчыл караш, тере табигатькә мәхәббәт һәм кошлар турында кайгырту теләге тәрбияләү; пөхтәлек һәм игътибарлылык.
-
Пешекчеләр көне. 20.10.2022

Пешекче булу – кирәкле һөнәр.
Ул бар кешеләрне ашата.
Пешекче – борынгы булса да,
Еллар үткән саен яңара.
-
Китапханәгә сәяхәт. 10.10.2022

Китап уку, аны ярату ул кечкенәдән тәрбияләнә. Бигәнәй “Ромашка” бакчасына йөрүче балалар белән 10 нчы октябрь көнне Бигәнәй авылы китапханәсенә сәяхәт кылдык.
Китапханәче Нәзирә апа бик теләп, ачык йөз белән каршы алды үзебезне. Барыбызда игътибарны китапханәче апага юнәлтеп аннан тылсым көтәбез. Менә Нәзирә апабыз балаларга ипләп кенә, үзенә хас матур тавышы белән китап турында берничә табышмак әйтте. Балалар җанланып җавап эзләргә тотына.Кайда килгәннәрен истә тотыпмы, җавапны тиз таптылар үзләре.
Бик матур алым, зур осталык белән китапханәче апа барыбызны да шушы сихри китап иленә, аның искиткеч матур дөньясына алып кереп китте. Кыскача гына, ләкин бик аңлаешлы итеп китап язу тарихыннан башлады ул сүзен. Аннан инде китапханә тормышына алып керде. Китапханәнең ни өчен кирәклеген, аның нинди заллардан торуын, китап киштәләре һәм аның бүлекләрен аңлатканын һәр бала йотлыгып тыңлады
-
Дуслар белән күрешү көне 06.10.2022

Кош- канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
-
Балалар сәламәтлеге көне 03.10.2022

3 октябрь - балалар сәламәтлеге көне.








