муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2022 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда озак еллар эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне котлап пакетлар тараттык. Хезмәттәшләребез сөенеп каршы алдылар, хөрмәтләгәнгә рәхмәтләрен җиткереп, уңышлы эш көннәре теләп калдылар.

-
"Кайда, кайсы җәнлек яши?" 15.09.2022

Балаларның йорт һәм кыргый хайваннар, аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турындагы белемнәрен баету, хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатыннан "Кыргый һәм йорт хайваннары дөньясында" атналыгы үткәрелә. Балалар бердәм белү эшчәнлекләре барышында алган белемнәрне дидактик уеннар аша ныгыталар. Уртанчылар төркеме балалары "Кайда, кайсы җәнлек яши?" уены барышында җәнлекләрне яшәү шартларын искә төшереп ике төркемгә бүлә бүлүне ныгыттылар.
-
Балахөнәр проекты 15.09.2022

Балахөнәр проекты кысаларында бүген зурлар төркеме балалары "Юл иминлеге" станциясендә булып юл-патруль инспекторы эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, юл иминлеге сагында торучы инспекторлар хезмәтен тирәнтен кузалладылар.
-
Әти-әниләр җыелышлары 14.09.2022

"Баланы мәктәпкә әзерләү " темасы астында "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әти — әниләр җыелышы узды. Бик күп ата-анадан: баланы ничек итеп мәктәпкә әзерләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә, дигән сорау ишетергә туры килә. Һәм бу борчылу бик урынлы да.. Үзенең чыгышында Айсинә Ринатовна моңа дәлилләр китерде. Әти-әниләрне уку елына алынган максат, бурычлар белән таныштырды. Педагог-психолог Зөлфия Рөстәмовна балаларда булган курку хисен бетерү алымнары, укырга кызыксыну уяту юллары белән таныштырды. "Мәктәпкә баручы бала ниләр белергә тиеш?", - дип исемләнгән белешмәлекләр таратылды.
-
"Кабак бәйрәме - 2022" 10.09.2022

Елда матур бер көз көнендә Сабабызда күркәм бәйрәм - Кабак бәйрәме үткәрелә. Быел ул 19 тапкыр оештырылды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу чарада теләп катнаша. Бакчаларда үстергән кабаклардан берсеннән-берсе матур эшләнмәләр, композицияләр, кабактан пепшерелгән тәмле ризыклар күргәзмәдә үз урыннарын алалар. Бәйрәмгә килгән кунаклар кабактан ясалган эшләнмәләрне кызыксынып карыйлар, пешкән ризыкларны теләп алалар. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бәйрәмдә "Кабактан эшләнгәнгән иң матур композиция", "Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар" номинацияләрендә өченче дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Юл чатында! 02.09.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мәктәп һәм М.Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсия оештырдылар. Алар светофорның эшчәнлеген, машиналар, җәяүлеләр йөрешен күзәттеләр. Юлларда автомобильләрнең күп булуы, аларның тиз хәрәкәт итүенә игътибар иттеләр. Юлны махсус урыннардан, машиналар туктагач кына чыгарга кирәклеген төшенделәр.
-
Комплектование детского сада на 2022/2023 учебный год
01.09.2022
Уважаемые родители!
С 1 июня 2022 года начинается комплектование МБДОУ Сабинский детский сад №1 «Шатлык» Сабинского муниципального района.
В период комплектования детского сада на 2022/2023 учебный год планируется набор детей в следующих возрастных группах:
Ясельная – с 1-го до 2-х лет: 25 мест,
I младшая – с 2-х до 3-х лет: 7 мест,
II младшая – с 3-х до 4-х лет: 4 места.
Дети направляются в детский сад через автоматизированную информационную систему «Электронный детский сад». Отследить статус заявления можно на портале государственных услуг Российской Федерации. Массовое комплектование детского сада планируется завершить 31 августа 2022 года. При наличии свободных мест будет проводиться доукомплектование учреждения.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2022

Бүген бакчага килүче балаларны, әти-әниләрне, хезмәткәрләрне мультфильм, әкият геройлары Юлбарыс, Төлке, Песи каршы алдылар. Алар 1 сентябрь - Белем көне белән котладылар, яңа уку елында яңа уңышларга ирешергә дигән теләктә калдылар.
-
1 сентябрь - Белем көне! 01.09.2022

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 1 сентябрь - Белем көненә карата бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Балалар төрле биремнәрне үтәп, уен эстафеаларда катнаштылар.
-
Установочный педсовет 26.08.2022 Сегодня в детском саду прошел установочный Педсовет на тему «Организация воспитательно-образовательной работы ДОУ в 2022-2023 учебном году". На заседании подведены итоги работы в летний оздоровительный период, рассмотрены: годовой план работы ДОУ, рабочие программы, график аттестации и повышения квалификации педагогов, расписание ООД на 2022-2023 учебный год.













