муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
новости / яңалыклар
Кошлар - безнең дусларыбыз!
Опубликовано: 11.12.2015Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр. Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр.Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусыл җимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар. Кышкы салкын көннәрдә кошлар өчен җимлекләр, оялар элергә кирәк! Кошларны куркытырга, алар бала чыгарганда, ашатканда шауларга, ояларын туздырырга, йомыркаларга, кошчыкларга тияргә ярамый. Тәрбияче Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна уртанчылар төркеме балаларын кошлар, аларның яшәү рәвеше белән таныштырды.
К списку новостей












