Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
" Ул безгә көндә кирәк." 21.06.2017

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту көн саен уеннар рәвешендә ныгытыла. Балалар бик теләп уеннарда катнашалар, сорауларга җавап бирәләр. Өйдә вакытта әлеге кагыйдәләрне ничек үтәүләре турында фикер алышуда актив катнашалар.
-
Халкыбызның элек-электән сакланып килгән гүзәл бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй 21.06.2017

Сабантуй ул – хезмәт бәйрәме,
Сабантуй ул – дуслык бәйрәме,
Сабантуй ул – һәркемнең
Көтеп алган изге бәйрәме.
Буген безнең бакчабызда халкыбызның элек-электән сакланып килгән гүзәл бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй булып узды. Бәйрәмебезнең ямен тагын да арттырып, кунакка әкият геройлары Веселушка белән Хуҗа-Насретдин килгән иде. Алар балаларга табышмаклар, башваткычлар һәм төрледән-төрле уеннар алып килгәннәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, җырладылар, биеделәр, уеннарда бик теләп катнаштылар. Бигрәк тә “Кашык белән су ташу”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары мәйданны тагын да җанландырып җибәрде. Сабантуй шулай гөрләп дәвам итте.
-
"Бик күңелле бакчабыз." 21.06.2017

Бигрәк матур бакчабыз.Сагынышып киләбез! Күңелле ял итәбез!
-
"Светофорның төсләре" уены. 20.06.2017

Балаларның яшел,кызыл,сары төсләр турындагы күзаллауларын үстерү,светофорның сигналлары буенча гамәлләрне башкару күнекмәләрен ныгыту.
-
Төлке ,куян һәм әтәч" 19.06.2017

Максат :Рус халык әкиятен балаларның исләренә төшерү,сюжетның үсеше артыннан күзәтергә ,әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү.
Урманда яши.
Тавыклар урлый.
Көлтә койрыклы
Хәйләкәр (төлке)
( 2 - нче кечкенәләр төркеме. Корбанова.Н.)
-
Балалар диндә тәрбияләнә. 16.06.2017

Елдан-ел Рамазан аенда Ураза тоту кешеләрнең дингә килүе аеруча куандыра. Балаларга дини тәрбия бирү максатыннан без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәчеткә сәяхәт ясадык. Балаларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр.Мәчеттә балаларга Рөстәм хәзрәт вәгазъ укып мәчет белән таныштырып, балаларның белгән догаларын сөйләтте,әңгәмә үткәрде. Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме белән таныштырды. Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г.)
-
"Дус яшәү серләре" 14.06.2017

Балалар белән бу атнаның темасы буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә чын дуслык, дуслар турында сөйләшү,татар халык иҗаты белән танышу алып бардык, бер-береңне хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәмләшергә кирәклеген төшендердек .Бу турыда бик күп әкиятләр карадык,хикәя-шигырьләр сөйләдек .Аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса, шул- кадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.Кызыклы чарада рәсем ясап дусларының күп булуын белдек. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г.)
-
"Алтын балык" әкияте 09.06.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә җәйге план А.С.Пушкинның атналыгы "Алтын балык "әкиятен уку белән башланып китте. Балалар мультфильмнар карадылар, раскраска буядылар, үстерешле уеннар уйнадылар, пазл җыйдылар, рус шагыйренең иҗатына балаларда кызыксынучанлык уянды.
(Тәрбияче :Солтанова Г.Г)
-
"Россия көне" 08.06.2017

Россия көнен билгеләп үтү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән социаль яклау идарәсендә кунакта булдык Хезмәткәрләр җылы каршылап әңгәмә үткәрделәр,флаг белән танышып балалар сорауларга җавап бирделәр,кызыклы уеннар уйнадылар,Россия темасы буенча рәсем ясадылар,балаларга әзерләнгән бүләкләр балаларыбызны тагында шатландырды,алар белән истәлек фотога төштек.
(Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
Выпускной праздник - 2017 «Стиляги» 03.06.2017










