Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2014

-
Яңа ел белән!!!
26.12.2014
Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә яңадан яңа уңышлар, яңа үрләр, яңа куанычлар, яңа булып килгән Яңа елда зур сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.
Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Шулай гына була күрсен. АллаҺ Тәгалә нык сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Ил көннәргә тынычлык бирсен.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Бәхет елы булып кил
Кардәш, туган, дусларга.
Телик без теләкләрне
Шушы изге елларга.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Төкле аягың белән, Яңа ел!!! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын, шатлык, бәхет юлдаш булсын.
-
Наши гости. 25.12.2014

Сегодня к нам в гости пришли учащиеся 5 В класса Сабинской гимназии под руководством Исынбаевой Алины Алексеевны. Учащиеся выступили перед нашими детьми с концертными номерами: пели, танцевали, рассказывали стихи про Новый год. Благодарим ребят за их выступления, желаем успехов в учёбе и всего самого наилучшего!
-
Сыннар ясыйбыз. 17.12.2014

Яңа ел җитәр алдыннан Тырышабыз барыбыз: Конкурска дип, төрле-төрле Кардан сыннар ясыйбыз...
Бакчабызның ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар барлыкка килә: Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкият персонажлары... Мондый сыннарны ел саен күмәкләшеп эшлибез. Алар бакчабызга керү юлын бизәп торачак.
-
"Кормушка". 11.12.2014

С папой сделали кормушку Для синичек, воробьёв. И зимой для пташек будет, Здесь застолье и уют!
-
Кошларга кышын ярдәм итик! 11.12.2014

Балыкка – су, кошларга – һава, җәнлекләргә – урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау – һәркемнең изге бурычы.Бакчабызда “Кошлар – безнең дуслар” атналыгы кысаларында тәрбиячеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында «Иң оста җимлек ясаучы” дигән конкурс игълан ителгән иде. Кышның салкын көннәрендә үзебезнең якларда кышлаучы канатлы дусларыбызга шактый авырга туры килә. Азык таба алмыйча күбесе һәлак та була. Шуңа аларга ярдәм итү йөзеннән конкурс игълан итәргә уйладык. Шунысы сөенечле: әти-әниләр әлеге конкурста теләп катнаштылар, кошларга җимлекләр ясап, аларны тапшырдылар Күргәзмәгә куелган җимлекләр арасында ниндиләре генә юк! Йорт кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәннәре дә, пластик савытлардан ясалганнары да: нинди генә материалларны эшкә җикмәгәннәр! Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле җимлекләргә, әти-әниләрнең фантазиясенә, осталыкларына сокланмаган кеше калмады. Әти-әниләребезнең куллары могҗизалар тудырырга сәләтле икәненә кабат инандык. Конкурста актив катнашкан барлык әти-әниләргә дә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Гимназия укучылары бездә кунакта. 11.12.2014

Бүген гимназиянең 4-нче "б" һәм "в" класслары укучылары бездә кунакта булдылар. Корбанова Айсылу Рәисовна җитәкчелегендә "Мизгел" театр түгәрәгенә йөрүче балалар "Убырлы карчык, Гөлүсә һәм Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучыларның рольләрне оста итеп башкарулары, җырлары, биюләре белән сокландык. Алар арасында безнең бакчада йөреп чыккан Каримуллина Алсу һәм Хабибуллина Динә дә бар иде. Балаларга әкият бик ошады, алар яшь "артист"ларны алкышладылар, рәхмәт әйттеләр. Укучыларга зур уңышлар телибез, безгә тагын шундый кызыклы әкиятләр әзерләп, кунакка килүләрен көтеп калабыз!
-
"Кошларга - ашханә". 11.12.2014

Кыш җиттеме - кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: - - Рәхим итеп ашагыз!
-
" Җимнәр сибәм". 11.12.2014

Җимлек ясап бирде әтием, Шунда хәзер кошлар өчен Җимнәр сибәм мин.
-
"Покормите птиц зимой". 11.12.2014

Не забывайте, люди, покормить Голодных птиц зимой. И сердца ваши наполнятся Душевной теплотой!









