Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Бакча белән хушлашу 30.05.2013

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде барыбыз.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Тик елыйсы килә минем,
Инде нихәл итәсе?-
Бакчадан, дуслар яныннан
Бер дә килми китәсе.
-
Бәйрәм. 30.05.2013

Күңелле дә, күңелсез дә...
Хәлемне белмиләр шул.
Китмәс идем, зур балалар
Бакчага йөрмиләр шул.
-
Конкурс йомгаклары. 29.05.2013

"Олимпийский наш привет!" темасы астында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең бакча коллективы әзерләгән сәламәтлек театры беренче урын алды. Балаларны, әти-әниләрне һәм педагогларны чын күңелдән котлыйбыз, рәхмәт Сезгә!
-
Ягу сезонына әзерлек 24.05.2013

Яңа 2013- 2014 уку елына ягу сезонына әзерлек эшләрен башлап җибәрдек.
-
Спонсорыбызга рәхмәт 24.05.2013

Бакчабызның спонсор әтиебез, Радик Ясавиевич, быел да бакчабызны яшелләндерү буенча ярдәм кулы сузды. Бакчага кайтарылган черемәне түтәлләргә тараттык. Улы Амиль мәктәпкә китсә дә, безнең бакчабызны Радик Ясавиевич онытмый. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Тырыш хезмәт җимеше 24.05.2013

Иң - иң татлы, затлы җимеш -
Тырыш хезмәт җимеше!
23 май көнне барлык коллектив белән кичке өмә оештырдык. Бергәләп эшләгән эшнең нәтиҗәсе, уңышы да күп була. Әнә шундый тырыш, уңган кызлар безнең бакчабызда эшлиләр. Рәхмәт сезгә, матурлык белән тәрбияләгән тәрбия генә нәтиҗәле була.
-
Вазалар 24.05.2013

Бакчабызның каршысына
Тезеп куйдык "вазалар".
Аллы-гөлле чәчәкләр
Утыртабыз аларга!
-
Тату гаилә 24.05.2013

Бу атнаның йомгаклау эшчәнлеге "Тату гаилә" темасына әти-әниләрнең рәсем, газеталар күргәзмәсен оештыру булды.
Татау гаилә - ил терәге,
Сабый өчен иң кирәге,
Гаилә тату, бердәм булса -
Балалар бәхетле була!
-
Гаилә 24.05.2013

Гаилә... Нинди изге, һәркемнең йөрәгенә якын сүз бу. Аңа күпме мәгънә тупланган!
Җир йөзендә һәрбер бала үз гаиләсе белән горурланып яшәргә хаклы...
-
Гаилә 24.05.2013

Алтын - көмешнең искесе булмас,
ата-ананың бәһасе булмас.
Ана - аталы - алтын канатлы.









