Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250
-
Иҗат үзәгендә 03.04.2013

Оста кулларга һәрвакыт,
Теләсәң, эш табыла.
Саба иҗат үзәгендә
Җылы, кояшлы, иркен.
Дәрестән соң балалар,
Шунда киләләр һәр көн.
Гөлләр белән бизәлгән
Матур кабинетлар бар.
Оста куллы апалар
Барысына өйрәтәләр...
-
Спорткомплекста 02.04.2013

Ура! Без бүген спорткомплекста.
Көчле,нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк...
Көн дә күнегүләр ясыйм,
Гер күтәрәм, туп тибәм...
Шаккатмассыз, әгәр мәшһүр
Чемпион чыкса миннән.
-
Мәдәният йортында 01.04.2013

Мәдәният йортында эх рәхәт булды!
Мин җырларга яратам,
Тыңларга да яратам.
Җырларымны яңгыратам,
Бар дөньяга таратам!
Җырларымда Туган илне,
Туган җирне зурлыйм мин.
Без бу җирдә дус һәм туган-
Рәхәтләнеп җырлыйм мин!
-
Яз килә! 29.03.2013

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
-
Уңышың белән котлыйбыз! 22.03.2013

Бакчабызның музыка җитәкчесе Валиева Лилия Илдар кызы "Институт экономики, управления и права" уку йортын тәмамлап кулына "Педагог-психолог" дипломы алып кайтты. Без аңа уңышлар, "Әллүки"гә яңа инновацион технологияләр кулланып, үрләр яулавын телибез! Рәхмәт укуны оештыручыларга.
-
"Карга боткасы" 22.03.2013

Бакчабызда бүген көне буе бәйрәм тынмады. һәр төркемдә уздырылган "Нәүрүз" бәйрәме үзенчәлекле итеп оештырылды. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары урамда күңел ачтылар.
Җиребезгә язлар килгәч,
Кошлар кайткач ерактан,
"Карга боткасы" пешергән
Халкыбыз чын йөрәктән.
-
"Карга боткасы" кунакта 22.03.2013

Карга әйтә: Карр! Карр!
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар, сөт-маеңны салып бар,
Карр, карр, карр!
Бу бәйрәм безнең көннәргә
Килгән, гасырлар үтеп.
Каргалар да, без дә аны
Һәр ел алабыз көтеп.
-
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! 22.03.2013

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
-
Бездә бүген Нәүрүз! 22.03.2013

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр, көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
-
Котлыйбыз! 21.03.2013

Бакчабызның 3 тәрбиячесе "Мультимедийный урок-новые образовательные возможности" дигән методик эшкәртмәләр буенча 2 регионара конкурста катныштылар. Абубакирова Р.Г., Хәлимова М.Р. га сертификат җибәрелде. Халиуллина Г.Н. 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Рәхмәт, уңышлар сезгә!









