Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
«Декоративное панно из осенних листьев» 12.10.2018

Дети средней группы вместе с родителями выполнили аппликацию из осенних листьев.
Цель: учить детей располагать детали на листе бумаги; упражнять в наклеивании сухих листьев; стимулировать детей к творческому выбору элементов. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Яшелчәләр" 12.10.2018

Балаларны туган телдә матур итеп сөйләшергә өйрәтү, сөйләмнәрен үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, өйрәтүнең төрле методларын, алымнарын, чараларын кулланабыз. Шундый чараларның берсе - уеннар. Бүгенге сөйләм үстерү эшчәнлегендә кызыклы уеннар аша яшелчәләрне белдерә торган исемнәр һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеге баетылды, яшелчәләрне танырга өйрәнделәр, сөйләмнәренең грамматик төзелеше камилләштерелде. Шулай ук балаларның сенсор тою сәләтен үстерү дә уеннар аша башкарылды. Тәрбияче Шакирова Э.А.(1-нче кечкенәләр төркеме)
-
Курчак театры "Сертотмас үрдәк" 11.10.2018

Бүген район мәдәният йортында безнең "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Татар Дәүләт Курчак театрының "Сертотмас үрдәк" әкиятен карады.
-
Участие в международном образовательном форуме 10.10.2018

Сегодня в МБОУ "Гимназия №179" Ново-Савинского района г.Казани прошел международный форум, посвященный педагогике и психологии дошкольнольного детства "Личность XXI века: современные педагогические технологии". В рамках форума воспитатель по обучению русскому языку Шайдуллина Л.Р. приняла участие в авторском семинаре Кварцовой Елены Евгеньевны, доктора психологических наук, профессора, главного научного сотрудника ФГБНУ "Институт изучения детства, семьи и воспитания Российской академии образования" по теме: "Особенности дошкольной дидактики". (Воспитатель Шайдуллина Л.Р.)
-
“Әллүки” дә агач утырту. 09.10.2018

Экология проблемасы үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, мәдәнилек – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моның өчен балаларга кечкенәдән үк экология тәрбиясе биреп кенә ирешергә мөмкин.
Безнең “Әллүки” балалар бакчасында да һәрдаим табигатебезне саклауга карата төрле акцияләр уздырыла. Район күләмендә уздырылган “Агач утырту” акциясендә дә безнең “Әллүки” балалар бакчасы актив катнашты. “Агач утырткан – ага булган”. Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә ята. Әйе, дөрестән дә, бер генә агач утыртсаң да, табигатькә, бөтен әйләнә-тирәлеккә күпме файда китерәсең. Агач-куаклар тирә-як мөхитебезне матурлаучы, саклаучы булып торалар. Юкка гына урманны галәмебезнең үпкәсе димиләр. Һәркайсыбызның сәламәтлеге дә яшеллек белән нык бәйләнгән.
Шул форсаттан файдаланып, “Әллүки” балалар бакчасы табигатебезне яшелләндерүгә үз өлешен кертте. Балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп, бик күп агачлар утырттылар. Тәрбияче апалары аларга агач утыртуның табигатькә, барлык кошларга, җәнлекләргә, кешеләргә никадәрле файда китерүен аңлаттылар. Балаларның үзләренең нинди изге эш эшләүләрен аңлаулары шатлыклы йөзләреннән, тырыша-тырыша тәрбияче апаларына агач утыртуда булышуларыннан күренә иде.
“Агач утырту” акциясендә барлыгы 105 бала, 15 педагог катнашты.
-
Өмә 09.10.2018

9 октябрь көнне Саба шәһәренең 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру максатыннан өмә үткәрелде. Бар эштә дә тырыш һәм уңган хезмәткәрләр коелган яфракларны, чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, куакларның ботакларын кистеләр һәм чәчәкләрне кышка әзерләделәр. Территорияне җыештыру буенча бик зур эш башкарылды.
Уртак көч белән берничә сәгать эчендә балалар бакчасы территориясе үзгәрде: бөтен җирдә чиста һәм әкияти матур булды. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү рәхәт, һәркем бу эшкә үзенең җылылыгын өлешчә кертте. Балалар бакчасының чиста, төзекләндерелгән территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзен шатландыра.
Өмәдә катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт!
-
"Түбәтәй бизибез!" 09.10.2018

Уртанчылар төркемендә кисеп- ябыштыру шөгыле.
Максат:
– балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;
– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;
– татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау;
– читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү;
– мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү;
– җилем белән пөхтә эш итүне үзләштерү. (Сайфутдинова Г.З.).
-
Юбилярны котлыйбыз! 08.10.2018

Хөрмәтле Рәзилә Набиулловна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле. -
"Көзге байлык" 08.10.2018

Балалар бакчасында әти – әниләр белэн берлектә кабактан ясалган композицияләргә, үзенчәлекле кабакка кургәзмә оештырылды. Берсеннән-берсе үзенчәлекле, күз явын алырлык төрле эшләнмәләр арасыннан иң-иңнәрне ачыклау жюрига җиңелләрдән бирелмәде.Шул ук композицияләр белэн «Кабакбай»район конкурсында да катнаштык.(Тәрбияче:Солтанова Г.Г.)
-
"Хәрәкәт үстерү" 07.10.2018

Иң кечкенәләрнең икенче кечкенәләр төркемендә хәрәкәт үстерү шөгыле. (Сайфутдинова Г.З.).









