МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | evlash.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимзянова Алия Динаровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Яңа китаплар белән якыннан танышабыз. 01.08.2016

Бүләк итеп бирелгән яңа китапларны бик яратып укыйбыз.
-
Хуш бакча! 30.07.2016

Бүген мәктәпкә китүче балаларыбызга үзебезнең бүләкләребезне тапшырдык. Аларның тырышып белем алуларын , гел шулай дус - тату булып, бердәм булып калуларын теләп саубуллаштык. Ак юллар сезгә балалар!
-
Хуш бакча! 30.07.2016

Алда сезне озын юллар көтә
Белем алып, алга атлагыз!
Яраткан бакчагызны, балалар,
Күңелегездә озак саклагыз!
-
Китап безнең дустыбыз! 30.07.2016

Без, бакчабызга Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Ярмиев Мансур Зиннурович бүләк иткән китапларны бик яратып кабул иттек. Мансур абыйга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә зур уңышлар теләп калабыз! Йөрсә – юллары, эшләсә эшләре һәрвакыт уң булсын!
-
Безнең балаларга зур бүләк! 28.07.2016

Явлаштау һәм Мишәбаш авылларының 1 сыйныфка баручыларын Кариев театры артистлары тәбрикләде . Ярмиев Мансур Зиннурович җитәкчелегендә ел саен безнең балаларыбызны сөендереп, белем алуга рухландырып шундый зур бүләкләр тапшыралар. Шушы игелекле эшләре үзләренә изгелек булып әйләнеп кайтсын. Киләчәктә дә авырмыйча, яраткан тамашачылары күп булып, иҗат чишмәләре саекмыйча эшләүләрен теләп калабыз. Балалар бакчасына да ел саен бик күп бүләкләр белән кайтуларына да аерым рәхмәт әйтәбез. Безнең сабыйларыбызны сөендергән өчен ходай сезнең үзегезне сөендерсен.
-
Комлыкта уйныйбыз 23.06.2016

-
Бакчабыз чәчәкләргә күмелә 21.06.2016

-
Саф һава- тәнгә дәва. 17.06.2016

Балалар белән походка бардык. Анда спорт уеннары уйнадык. Үзебез белән алган әбәд бигрәк тә тәмле булды.
-
"Кода- кодагый чишмәсе" 15.06.2016

Без бүген "Кода- кодагый" чишмәсенә бардык. Чишмә турында белемнәребезне арттырдык, кошлар сайравын тыңладык. Сәяхәтебез бик күңелле булды.
-
Табигать кочагында сәяхәттә. 08.06.2016

Балалар белән елга буена сәяхәткә бардык. Суның агышын күзәттек, балыклар турында сөйләштек.









