Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Җәйге лагерьда 15 нче көн. 17.06.2023

Көнебез күңелле генә башланып китте. Урамда чын җәй. Иртәдән үк кыздыра. Иртәнге аштан соң урамдагы мәйданчыкта ике отряд арасында футбол турниры оештырдык. Аннары төрле халык биюләре элементларын өйрәндек. "Җырлыйк әле" уены да барыбызга да ошады. Пешекче апаларыбызның тәмле ашлары белән сыйлангач математика укытучысы Ләйсән Индусовна белән кызыкла уеннар уйнадык. Кызыклы сорауларга җавап бирдек. Уйнап аргач бераз баш эшләтеп алсаң да ярап тора. Кичке линейкадан соң саубуллашып өйләребезгә таралыштык
-
Откуда слово школьное пришло? 16.06.2023

Словари наши друзья и помощники, потому что в них мы находим ответ, как правильно написать то или иное слово, что оно означает, тем самым развивается кругозор, умение грамотно общаться, грамотно писать, а ведь эти умения- основа нашей жизни. В год педагога и наставника в школе организована выставка, а также с детьми пришкольного лагеря было организовано мероприятие под названием "Откуда слово школьное пришло?".
-
Җәйге лагерьда 14 нче көн. 16.06.2023

Ялыбыз ахырына таба бара. Әле яңа гына килгән идек. 14 көн сизелми дә үтеп киткән. Табигать кочагында булуыбыз сиздерә. Һәрберебез кояшта матурланып, каралып киттек. Бүген дә "Чишмә" операциясе булды. Туган ягыбыз читшмәләренең тирә-юнен чүп үләннәреннән арындырдык. Эшләп аргач тәмле суыннан авыз иттек. Табигатьнең матурлыгын сокланып күзәттек. Бераз уеннар да уйнап алырга өлгердек. Көндезге аштан соң авылыбыз мәчетендә булдык. Догалар укып күп кенә бүләкләр алдык. Көннең матур һәм файдалы үтүеннән барыбыз да канәгать булды.
-
Җәйге лагерьда 13 нче көн. 15.06.2023

Көндәгечә шау-гөр килеп "Кояшкай" га җыйналдык. Көн матур. Кәефләр дә яхшы. Иртәнге аштан соң технология укытучыбыз Гөлнирә Галимзяновна белән “Иң матур букет” бәйгесе оештырдык. Үз кулларыбыз белән һәркем могҗиза тудырды. Аннары саф һавада Күңелле старт уеннары уйнадык. “Әкияттә кунакта” чарасында чын әкият геройларына әйләндек. Әкият геройлары турында кызыклы викторина сорауларына җавап бирдек. Үзебезгә күп мәгълүмат тупладык. Саф һавада уеннар уйнадык. Дару үләннәренең файдасы турында сөйләштек, Киптерү өчен карлыган яфрагы җыйдык.
-
Җәйге лагерьда 12 нче көн. 14.06.2023

Бераз салкынайтып алганнан соң җылы эсселәр сагындырырга да өлгергән. Бүген рәхәт, эссе, җил дә юк, тыныч. Туган ягыбызның болын, урманнарына чыксаң, бөтен дөньяның матурлыгы, гүзәллеге шунда сыеп беткән диеп уйлыйсың. Чыннан да бик матур шул ул безнең туган ягыбыз! Ә дусларың белән бергә булу тагын да ямь өстенә ямь өсти. Бергәләп рәхәтләнеп уйнадык, күңел ачтык, Уйнап аргач чишмәдән су эчтеп, сусавыбызны бастык. Мондый татлы сулы чишмәләр, иркен киң болыннар бары бездә генә. Көндезге аштан соң. Коррупциягә карата “Коррупциягә-ЮК!” исеме астында плакатлар ясадык."Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" исеме астында рәсем ясау бәйгесе дә булды. Көнебез сизелми дә үтеп китте.
-
Җәйге лагерьда 11 нче көн 13.06.2023

Ялыбызның яртысы үтеп тә киткән. Дуслар белән табигать кочагында көннәрнең үткәне сизелми .дә.Бу җәй айлары бигрәкләр матур инде! Кайсы ягын гына алсаң да, мактап бетереп булмас төсле.Табигать җәй аенда керфекләрен ача төсле. Тирә-як ямь-яшел. Кошлар сайравы күңелләрне моңландыра. Хуш исле чәчәкләр күзләрне камаштыра. Бүген дә иртә баштан зарядка ясарга спорт мәйданчыгына чыктык. Иртәнге аштан соң Алмагач бакчасына яшерелгән татлы ризыкларны эзләдек. Шушы хозурлыкны “Ямьле җәй” исемле рәсем ясау бәйгесендә ак битләргә төшердек. Һәркем тырышып ясады. Көндезге аштан соң ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар “Квест-уен” үткәрделәр. Иртәгә очрашканчыга кадәр диеп бүгенгә хушлаштык.
-
Җәйге лагерьда 10 нчы көн. 12.06.2023

Җәйге лагерьда 10 нчы көн. Көнебез күңелле генә башланып китте .Көннәр матур булгач барыбызның да кәефләр күтәренке. Бүгенге көнебез тулысынча 12 июнь - Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көненә багышланды. Көнебез асфальтта рәсем ясау белән төгәлләнде
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы. 12.06.2023

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли
-
Җәйге лагерьда 9 нчы көн. 09.06.2023

9 нчы көне дә бик файдалы үтте. Көн бик матур, кояшлы. Җәйге йомшак җил битләрне иркәли. Иртәнге режим буенча зарядка ясагач, биеп алгач күңелләребез тагын да күтәрелеп китте. Иртәнге аштан соң Рәмзия Камиловна “Йолдызлы сәгать” уйнатты. “Планетабызда коррупциягә урын юк”исемле иң яхшы плакат ясауга бәйгесе дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Аннары отрядларга бүленеп кечкенә китапчыклар ясадык. Ә көндезге аштан соң кроссворлар чишеп башларны эшләтеп алдык. Аннары саф һавада рәхәтләнеп бидек. Алда безне күңелле Сабан туйлары көтә.
-
Җәйге лагерьда 8 нче көн. 08.06.2023

Бүген лагеребызның 8 нче көне. Санаулы көнебез сизелми дә бер-бер артлы үтеп китә. Табигатьтә җәй. Бөтен дөнья сихри матурлыкка төренгән. Туган ягыбыз буйлап сәяхәтләребезне дәвам итәбез. “Урман – безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән чарабыз урман буенда үтте. Табигый материаллар, чәчәкләр җыеп могҗиза тудырдык. Урман һавасы җанга рәхәт, бөтенләй башкача. Арып-талып көндезге ашны ашадык.кайтып, пешекче апаларыбыз пешергән тәмле ашлар белән сыйландык.
Ә көндезге аштан соң командаларга бүленеп эстафета үткәрдек. Көнебез файдалы итеп үткәрә алуыбызга бик сөендек.











