Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 1001 |
| У нас учат: | 82 |
Новости
Һәр бала үз сәләте белән туа
Опубликовано: 22.12.2016"Һәр бала үз сәләте белән туа" дигән бер акыл иясе. Килешешәм. Саба гимназиясендә сәләтле балаларны барлау, баланың сәләтен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Театр, нәфис сүз, җыр , бию сәнгате, иҗади һәм техник юнәлеш буенча төрле конкурс-бәйгеләрдә актив катнашалар , әйтергә кирәк, зур уңышларга ирешәләр. Гимназиядә тәрбия эшләре планы буенча "Минута славы" дигән чара оештырылды. Башта сыйныфларда җыр-бию, нәфис сүз, конферансье буенча сайлап алу турлары үткәрелде, икенче турда гимназия күләмендә конкурслар оештырылды. 1-11 нче сыйныфларның барысы да зур кызыксыну белән әзерләнде, актив катнашты. Иң-иңнәре сайланды, алар белән кабат район сәхнәсенә алып чыгар өчен ныклы әзерлек алып барылды. Көтелгән көн килеп җитте.
Өмет-ышанычны аклар минутлар. 20 нче декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Ш.Биктимиров исемендәге Саба мәдәният йотына ата-аналар, халык агыла. Саба гимназиясе укучылары көче белән куеласы концерт-тамашаны барысы да күрергә тели. Сәхнәгә бер нарасый белән укытучы чыга. Мөгаллимә нарасыйны мәктәп тормышының могҗизалы иленә алып кереп китә. Халык һәр концерт номерын көчле алкышлар белән каршы алды. Ата-аналар баласының зур сәхнәдә чыгыш ясавын күреп чиксез горурланды. Никадәр сәләт, талантка әйләнә башланган сәләт. Әйе, гимназиядә балаларны олы тормышка әзерләп, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт куя...
Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлимә Нәҗипова
К списку новостей


















