Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | izmasaba@yandex.ru Siz.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 238 |
| У нас учат: | 28 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Очрашу 14.11.2015

Бүген районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сибагатов Айгиз Анасович югары сыйныф укучылары белән очрашып тәртип кагыйдәләре турында сөйләде, профилактик әңгәмә үткәрде.
-
Тәнәфестә... 12.11.2015

Озын тәнәфесләрдә эзтабарлар белән төрле уеннар һәм биюләр даими үткәрелеп тора. Бүгеннән аларга әйдаманнар "Сәләт -Саба" биюләре өйрәтә башладылар.
-
Мәктәп белән танышу 10.11.2015

"Саф чишмә" балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр мәктәп тормышы белән танышу максатыннан Эзмә урта мәктәбендә булдылар. Укытучы Зәкәрова Гөлсирә Рәшитовна җитәкчелегендәге "Курчак уйнау- җитди эш" дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлектә 2а классы укучылары көче белән куелган курчак спектаклен карадылар.
-
"Сәләхият-Дарование" 05.11.2015

Районның 85 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән "Сәләхият - Дарование" сәнгатьле сөйләм район конкурсында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайттылар.10 нчы сыйныф укучысы Зиннатова Әдилә әлеге бәйгедә 2нче урын алды. Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 30.10.2015

"Универсаль укыту гамәлләре" дигән темага педагогик киңәшмә үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 29.10.2015

Бүген "Балага белем алуда ничек ярдәм итәргә?" дигән тема астында ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Шаймарданов А.Н., полиция хезмәткәре Хабибуллин Ф.Ф., 9нчы сыйныф җитәкчесе Каримуллина Э.Т. чыгышлары тыңланды. Соңыннан җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
Сингапур укулары 29.10.2015

28нче һәм 29нчы октябрь көннәрендә мәктәбебездә "Проблемаларны креатив юл белән чишү ысуллары" темасы астында тренинг үткәрелде. Тренинг вакытында укытучылар киләчәк эшләрендә файдалану өчен актив структураларны өйрәнделәр. Тренинг бик файдалы һәм нәтиҗәле үтте.
-
Татар теленнән мониторинг 27.10.2015

Бүген 4, 6, 8нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән диагностик тестлар уздырылды.
-
"Самый Большой Урок в Мире" 24.10.2015

2-11нче сыйныфларда бүген "Дөньяда иң зур дәрес" үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар Даун синдромы, аутизм, ДЦП диагнозы булган балалар тарихы белән таныштылар, видеосюжетлар карадылар.
-
Бердәм дәрес "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" 23.10.2015

Информатика укытучысы Галиева Г.М. бүген 5-7 сыйныф укучылары белән "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дигән темага бердәм дәрес үткәрде.Гөлназ Муллагалиевна үзенең дәресендә интернет челтәрендә куркыныч хәлләр корбаны булмас өчен үзеңне, иптәшләреңне, компьютерыңны ничек сакларга кирәклеген аңлатты, һәр укучыга кагыйдәләр җыелмасы өләште.







