Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | izmasaba@yandex.ru Siz.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 238 |
| У нас учат: | 28 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
-
Тимер юлда куркынычсызлык 19.09.2015

Тимер юлда балалар куркынычсызлыгы буенча башлангыч сыйныфлар белән мультфильмнар карап, анализланды, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Яшә, чишмә! 18.09.2015

"Яшә,чишмә" акциясе кысаларында укучыларыбыз чишмә янына экскурсиягә барып, аның тирә-юнен җыештырдылар.
-
Отряд сборы 17.09.2015

Бүген "Сәйлән" отряды варислары белән "Табигать - безнең дустыбыз" темасына сбор үткәрелде. Сборда сентябрь аенда билгеләнеп үтүче "Байкал күле көне", "Урманчылар көне" һәм "Диңгез көне" буенча әңгәмә булды һәм видеоролик каралды.
-
Спартакиада
16.09.2015
Бүген районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы булып узды. Безнең мәктәбебез укытучылары да әлеге спартакиадада актив катнаштылар.
-
ГТО 15.09.2015

Мәктәбебездә быелгы уку елында да ГТОны тормышка ашыру дәвам итә: укучыларыбыз сайтларда теркәлү уза, әти-әниләрнең ризалыгы алына, исемлекләр яңартыла.
-
"Ышаныч телефоны" 13.09.2015

Әлеге акция кысаларында бүген 5-6нчы сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрелде, анкеталар тутыртылды.
-
Балалар куркынычсызлыгы 09.09.2015

Бүген мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, эвакуация үткәрелде. Укучыларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тагын бер тапкыр аңлатылды.
-
Экстремизмга-юк! 08.09.2015

Мәктәбебездә "Экстремизмга-юк!" айлыгы дәвам итә. Шушы айлык кысаларында Лидия Фәритовна башлангыч сыйныф укучылары белән "Без халыклар дуслыгы яклы!", "Мин яшәгән район" темалары буенча рәсемнәр ясатып, иң матур рәсемнәрне билгеләделәр.
-
Китапханәгә экскурсия 07.09.2015

Бүген 2а сыйныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Алинә Раилевна укучыларны китап укуга кызыксындыру максатыннан яңа китаплар, сүзлекләр белән таныштырды, алар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.
-
Парк һәм скверлар елы 05.09.2015

Республикабызда 5-6 сентябрьдә билгеләп үтелгән Парклар һәм скверлар көннәре безнең мәктәбебездә дә спорт мәйданчыгы ачылу вакыйгасы белән истә калырлык булды. Шатлыгыбызны уртаклашып, район башлыгы Рәис Миннеханов һәм ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.







