Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Карлсонга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттек... 28.09.2017
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында да даими рәвештә эш алып барыла. Бүген юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп, белгәннәрне ныгытуга зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә чара уздырдылар. Килгән кунагыбыз - “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды. -
Котлыйбыз!!! 27.09.2017

Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып озын озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары телибез.
-
Котлыйк бүген апаларны!!! 27.09.2017

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
"Светофор" - кул эшләреннән күргәзмә 27.09.2017

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән берлектә "Светофор" темасына эшләгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Бакчабызда игезәкләр артты 25.09.2017

Кечкенәләр төркемендә игезәк кызларыбыз бар иде. Бүген тагын игезәк малайлар килде.
-
Кечкенәләр дә тырыша 25.09.2017

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар төсле фигураларны ябыштырып лента бизиләр.
-
"Көз" бәйрәменә әзерләнү 22.09.2017

-
"Голубь мира"акциясендә катнаштык 21.09.2017

Кечкенәләр төркеме балалары белән "Голубь мира"акциясендә катнаштык.
-
"Голубь мира"акциясендә катнаштык 21.09.2017

Кечкенәләр төркеме балалары белән "Голубь мира"акциясендә катнаштык
-
Сары матур яфраклар 20.09.2017

Сары матур яфракларны төсле карандашлар ярдәмендә кечкенәләр төркеме балалары белән буярга тырыштык һәм килеп чыкты да.






