Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Барыбыз бергә бүген тагын чаңгыда ныклап басып торырга, йөреп карарга һәм шуарга өйрәнүне дәвам иттек. Ләкин чаңгылар әле һаман тыңламыйлар: таяклар бер якка, чаңгылар икенче якка каера. Туры барган җирдән дә йомшак ак карга егыласы гына килеп тора шикелле... Шулай да сынатмабыз, чын чаңгычылар кебек ярышларда да катнашырбыз!!! Шушындый мөмкинлек биргән җитәкче абыйларыбызга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез!






