• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9
Телефон: +7(843)-624-91-15
E-Mail: safchishme.sad@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ"
Руководитель: Гошина Олеся Викторовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 37
У нас учат: 4

Новости

"Һәр яктан камил бала тәрбияләп буламы?" - Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 08.02.2013

 Сигезенче февраль көнне "Һәр яклап камил бала тәрбияләп буламы?" темасы астында ата-аналар җыелышы булды. Беренче көн тәртибендә бакча мөдире Муратова Э.Ш.  2012 нче елга нәтиҗәләр ясады, 2013 нче елга куелган максатлар, эшләнеләсе эшләр белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча, бакча мөдире "Бала хокуклары"  дигән темага чыгыш ясады, законнар, декларация, конвенцияләр белән таныштырды. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Мирзина Энҗе Масгутовна  "Бала тормышында-уен", кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Галимуллина Айгөл Шамиловна "Сөйләм теленә игътибар кирәк" дигән темалар буенча чыгышлар ясадылар, киңәшләрен җиткерделәр, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. Федераль дәүләт таләпләре,  яңа программа һәм тәрбиячеләрнең нинди формада эшчәнлек алып барулары турында чыгыш ясады (барлык чыгышлар да презентация белән барды). Зурлар төркеме тәрбиячесе Шайдуллина Илсөяр Ракиповна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ни рәвешле мәктәпкә әзерләүләре һәм әти-әниләр нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә тиеш, шулар турында чыгыш ясады, үзенең киңәшләрен бирде. Беренче сыйныфка баргач, балалар һәм әти-әниләр нинди яңалыклар белән очрашачаклар (ФГОС), шул сәбәпле кыенлыклар килеп тумасын өчен, Эзмә мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Аскарова Миләүшә Салимовна да чакырылган иде. Ул да әти-әниләргә аңлаешлы итеп чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. Җыелышның өченче көн тәртибендә төрле мәсьәләләр каралды, әти-әниләр өчен анкета уздырылды, презентация аша, фотосурәтләр ярдәмендә, бакчада уздырыла торган чаралар әти-әниләргә дә күрсәтелде. Әти-әниләргә киңәшләр һәм кагыйдәләр язылган памяткалар таратылды. Без куйган максатыбызга ирешкәнбездер дип уйлыйбыз, чөнки әти-әниләр бик канәгать булып таралдылар.     



К списку новостей