Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Новости
Әтием - горурлыгым минем!
Опубликовано: 22.02.2013Көтеп алган бәйрәмебез, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар кәне дә якынлашты. Шушы уңайдан барлык ир-атларны да бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәсе килә. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, барлык теләгән изге теләкләре дә тормышка ашуын телибез! Ә Эзмә балалар бакчасының кечкенәләр төркеме әтиләрен чакырып бәйрәм кичәсен үткәрделәр, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Кечкенә булуларына да карамастан, балалар шигырь дә сөйләделәр, күмәк һәм аерым җырлар да башкардылар, биеделәр дә, хәтта армиягә озату күренешен дә күрсәттеләр. Бәйрәмгә барлык әтиләр дә килде һәм тәрбияче апалар Айгөл Шамил кызы Галимуллина, Сәрия Миннәхмәт кызы Гилазиевалар оештырган мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Әтиләребез рәхәтләнеп уйнап, шаярып, ял итеп, үз балаларына сокланып, чын күңелдән тәрбияче апаларга рәхмәтләрен әйтеп, кыскасы, бәйрәм кичәсеннән канәгать булып, балалары үз куллары белән ясап тәбрикләгән бүләкләрне кулларына тотып таралыштылар. Бик зур рәхмәт балаларга, бәйрәм оештырган тәрбияче апаларга һәм бәйрәмдә катнашкан әтиләргә!
К списку новостей






