МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Класстан тыш эшләр. 14.03.2013

Сыйныф җитәкчеләре класс сәгатен үткәрүнең төрле формаларын кулланалар. Викторина, әңгәмә, ярышлар еш уза классларда. 13 март көнне 10 сыйныф укучылары "Туган көнең белән, классташ!" дип аталган кичә үткәрделәр. Алар сыйныф җитәкчеләре Абдуллина Л.М. белән күңелле итеп ял иттеләр, төрле ярышлар үткәрделәр, туган көннәр белән котладылар, биеделәр, җырладылар. Әлеге кичәләр укучыларыбызны туплый һәм бердәмлеккә өйрәтә.
-
1-4 сыйныф кызлары ярышты 07.03.2013

7 март көнне 1-4 сыйныф кызлары өчен "Ягез әле, кызлар!" ярышы үткәрелде. Кызлар ике командага бүленеп төрле өлкәдә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Бәйрәм кичәсе 06.03.2013

Бүген дәресләрдән соң коллектив белән бәйрәм кичәсе үткәрдек. 3 командага бүленеп ярыштык, иҗади номерлар белән чыгыш ясадык, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик иттек. Вакытны бик күңелле үткәрдек, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
8 март белән! 06.03.2013

Барлык укучы кызларыбызны, укытучыларыбызны, лаеклы ялдагы укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләребезне, ашханә эшчеләрен, әби,әниләрне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Гел матур, яшь булып калыгыз, нык сәламәтлек телибез Сезгә! Гомерегез буе "Ярый әле, Син бар!" дигән сүзләрне ишетеп яшәргә язсын барыгызга да!
-
"Әйдәгез, биибез!" 05.03.2013

Бию түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында "Әйдәгез, биибез!" конкурсы үткәрелде. Егетләр арасында 1 урын- 6 сыйныф укучысы Бариев Фәнискә, кызлар арасында- 7 сыйныф укучысы Каримова Гөлзирәгә бирелде. Котлыйбыз!
-
Очный тур олимпиады 04.03.2013

Ученица 10 класса Шаймуратова Аниса успешно прошла дистанционные туры межрегиональной олимпиады по татарскому языку при КФУ (учитель-Валиева Ф.Ш.) и была приглашена на очный тур.
-
1 сыйныфлар булдыра! 04.03.2013

1 сыйныф укучылары конкурсларда бик теләп катнашалар. Алар, сыйныф җитәкчеләре Нургалиева И.Р. белән бергә, Мөстәкыймовлар олимпиадасына даими җавап биреп баралар. 1 һәм 2 турларда 46 балл җыйдылар. Молодцы!
-
"Ягез әле, кызлар!" 04.03.2013

Бүген 5-7 сыйныф кызлары катнашында "Ягез әле, кызлар!" ярышы узды. Кызлар тизлеккә, уңганлыкка көч сынаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, котлау открыткасы яздылар. Аз гына өстенлек белән "Кояшкай"командасы җиңеп чыкты. Молодцы!
-
Сеңлесенә бүләккә! 04.03.2013

"Оста куллар" түгәрәгендә кызлар күп һөнәрләргә өйрәнделәр. 5 сыйныф укучысы Ләйсирә сеңлесенә дип бик матур башмаклар бәйләгән. Булдырасыз, кызлар!
-
Соревнование по шахматам 03.03.2013

3 марта ученики нашей школы (Нурмухаметова Айгуль, Губайдуллина Рания, Тимербаев Айзат и Ибраев Радиф)) приняли участие в районном соревновании по шахматам.













