МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
Новости Кильдебякской школы
Котлыйбыз!
Опубликовано: 16.11.201212-15 нче ноябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә бу бәйгенең йомгаклау өлеше үткәрелде, алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештырылды. Катнашучылар әсәрләреннән төзелгән җыентыклар таратылды.
Бәйгенең III этабына үтеп җиңү яулаган яшь талантлар арасында безнең районнан да 5 укучы бар иде. Татарстанның иң яза торган яшьләре Саба районында икән. Шулай дип белдерде пресс-конференциядә конкурсның экспертлары. Килдебәк урта мәктәбеннән Сөмбел Вәлиева, Ләйлә Касыймова, Завод -Ныртыдан Илүсә Арикеева, Явлаштаудан Рузилә Мусина һәм Юлбат мәктәбеннән Гүзәл Кәримова “Республика күләмендә үткәрелгән XII “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешкәне өчен” сертификатына ия булдылар. Ә Сөмбел Вәлиева “Балалар әдәбияты” номинациясендә “Кызыксындыру бүләге”нә лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз!
К списку новостей













