• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1
Телефон: +7(843)-624-42-34
E-Mail: lesxoz.dsad@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан»
Руководитель: Габдрахманова Гузель Файсаловна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 60
У нас учат: 7

Новости МБДОУ «Лесхозский детский сад «Ляйсан»

Әкияттә кунакта

Опубликовано: 26.07.2013

Һәрбер әти-әни, тәрбиячеләр яхшы белә: әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсәсрләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә, дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра. Шуны истә тотып агымдагы атна темасын "Әкияттә кунакта" дип алдык . "Тылсымлы әкиятләр көне"ндә "Гөлчәчәк", "Казлар-аккошлар" кебек тылсымлы әкиятләрне б-р йотлыгып тыңладылар, җырлар өйрәнделәр. "Татар халык әкияте" көнендә татар халык әкиятләре белән таныштылар. "Өч кыз", "Бүләк кемгә?" мультфильмнарын карап, фикер алыштылар.

Өченче көн рус халык әкиятләренә багышланган иде. Бу көнне "Шалкан", "Теремкәй" әкиятләрен сәхнәләштереп уйнадылар. "Минем яраткан әкиятем" темасына рәсем ясадылар.

Дүртенче көндә А. Алиш, Г. Тукай әкиятләрен укыдык. "Сертотмас үрдәк " мультфильмын карап фикер алыштык.

Җомга көнне "Син әкият беләсеңме?" дигән викторина уздырылды. Балалар бик актив булдылар. Шимбә көнне балалар үзләре теләгән әкиятләрне сәхнәләштереп уйнадылар. 



К списку новостей