Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Новости МБДОУ «Лесхозский детский сад «Ляйсан»
"Сөмбелә" бәйрәме
Опубликовано: 11.10.2013
Бала: Әй ипекәй, ипекәй
Шундый да тәмле булып
Хуш исләр белән тулып
Каян килдең син безгә?
Ипи. Ярый, мин сөйлим сезгә
Үзем-хезмәт җимеше.
Үстерде мине кеше,
Исеме аның-игенче.
Сөмбелә. Игенче,игенче, үзегезне күрикче.
Игенче. Әйе, мин ул- игенче,
Мин аны үстерүче.
Тик түгел үзем генә,
Ипекәйне үстерүдә ярдәм иттеләр миңа.
Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирде.
Эшче. Мин-эшче. Әйе, игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем.
Трактор җирне сөрде, мамык кебек иттерде.
Ак халатлы апалар бөртекләрне тикшерде.
Җир-Анага ярдәмгә ашламаларын бирде.
Җир-Ана. Мин- Җир-Ана бөртекне үз куенымда үстердем.
Җылыттым, туендырдым.
Кояш та аңа көч бирде, нурларга коендырды.
Кояш. Әйе, мин-Кояш, җәй буе игеннәргә нур сиптем.
Алтынсу төс йөгерттем.
Ярдәм итте яңгыр да, шифасын бирде кырга.
Яңгыр. Мин-яңгыр, үз вакытында кичекми килеп җиттем.
Дөрес, нык ярдәм иттем.
Җил дә миңа булышты.
Җил. Мин-җил, аларны сөеп, гел назлап, сыйлап истем.
Игеннәр һаман үсте.
Башаклары тулышты, гәрәбә кебек пеште.
Игенче. Нәкъ алтын кебек булды.
Кояш. Талгын җилдә тын гына дулкынланып утырды.
Эшче. Аннан комбайн килде.
Бөртекләрне түкми-чәчми, урып-җилгәреп бирде.
Җил. Аннан игенче аны тегермәнгә төшерде.
Пешекче. Ә мин ипи пешердем.
Миннән кибетче алды, киштәгә тезеп салды.
Кибетче. Миннән сезгә килде ул.
Сөмбелә. Менә нинди озын юл үткән икән ипекәй!
К списку новостей









