Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лесхозская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, п. Лесхоз, ул. Заправочная, дом 20 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-14 |
| E-Mail: | lesxozsaba@yandex.ru 3546000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лесхозская СОШ" |
| Руководитель: | Нигматзянов Фаргат Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 29 |
Новости школы
Яшь иҗат әһелләре белән очрашу
Опубликовано: 26.04.201125 нче апрель көнне мәктәбебезнең иҗат белән шөгыльләнүче укучылары, татар теле һәм әдәбияты, җыр укытучылары әдәбиятыбыз күгендә кабынып килүче яшь иҗат әһелләре белән очрашты. Бөек Тукаебызның юбилей елы – Тукай елы уңаеннан оештырылган әлеге очрашу, чын мәгънәсендә, шигърият бәйрәме булды. Очрашуга килгән Ленар Шәех - шагыйрь, Татарстан җурналистлар берлеге, Россия җурналистлар берлеге, Халыкара Җурналистлар Ассоциациясе – IFJ, Халыкара ПЕН- клубының Татар ПЕН- үзәге әгъзәсе; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. Фәнил Гыйләҗев - "Иделем Акчарлагы – 2010” яшь татар язучылары конкурсының поэзия буенча Гран- при иясе, "Шигъри Сабантуй - 2010” Идел - Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесендә 2 урын алган, журналистика өлкәсендә дә үз урынын табарга теләп "Шәһри Казан” редакциясендә хәбәрче булып эшләүче, һәрчак шат күңелле, көләч йөзле яшь шагыйрь. Рамиль Канипов - яшь композитор, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән "Аңлар идең” җырының авторы.
К списку новостей







