Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Мәктәптә кабак бәйрәме 16.09.2011

Бүген мәктәп күләмендә "Кабак бәйрәме" уздырылды. Укучылар да, укытучылар да барлык фантазияләрен эшкә җигеп, кабактан төрледән-төрле әйберләр ясаганнар иде. Кабакка багышлап такмаклар, шигырьләр, җырлар башкардылар. Хәтта Г.Тукайга ияреп, "Кәҗә белән Сарык", "Кисекбаш" әсәрләрен бәйрәм темасына үзгәртеп сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Бәйрәм мизгелләрен медиатекадан карарга була.
-
15нче сентябрь - Татарстан Варислар берлегенең туган көне
15.09.2011
Саба районы мәктәпләрендә оешкан барлык варислар берлеген бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Мәктәп көндәлеге
14.09.2011
Балалар оешмасында атнаның өченче көне, традиция буларак, "вожатыйлар көне" дип игълан ителә. Бу уку елында да вожатыйлар эшләрен план нигезендә башлап җибәрделәр. Үзләренә беркетелгән отрядларга кереп кызыклы уеннар уйнап, төрле әңгәмәләр, чаралар үткәрделәр. Нәни дуслары аларны киләсе атнага да килерләр дип, зур түземсезлек белән көтеп калалар.
-
Күңелле тәнәфес 13.09.2011

Укулар башланганга да ике атнага якын вакыт үтеп киттте. Укучылар, укытучылар җиң сызганып эшкә тотындылар. Тәнәфес вакытында укытучылар IT-тестирование үтсә, укучылар өстәл теннисы, шахмат, шашка, домино домино уйнап вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
-
Башлангычлар - китапханәдә! 12.09.2011

Бүген, башлагыч сыйныф укучылары укытучылары Мифтахова Гөлсирин Расимовна белән китаплар һәм андагы китап бүлекләре белән танышу максатыннан мәктәп китапханәсенә экскурсия ясадылар. Китапханәче Гараева Сәрия Солтановна балаларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Китапларны ничек сакларга, кулланырга кирәклеге турында һәм китапханәнең эш режимы белән таныштырды.
-
Котлыйбыз! 10.09.2011

9нчы сентябрь көнне, Балалар Иҗат Үзәгендә укытучыларга икенче югары белем дипломы тапшыру тантанасы узды. Безнең мәктәптән Мостафина Фәрдия Маһияновна һәм Мифтахова Гөлсирин Расимовна кызыл дипломга ия булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Тәрбия сәгатьләре 08.09.2011

15нче августан - 15 сентябрга кадәр "Балалар иминлеге" айлыгы игълан ителде. Шул максаттан, мәктәптә төрле темаларга класс сәгатьләре, әңгәмәләр, куркынычсызлык кагыйдәләре кабатланды.
-
Укучылар үзидәрәсе
08.09.2011
Мәктәп күләмендәге варислар арасында сайлаулар узды. Алар үзләренең яңа әйдаманын (Садыкова Зилә 7нче сыйныф укучысы), оешма члены җитәкчеләрен сайлап куйдылар.
-
Беренче дәрес - "Чисталык" дәресе
02.09.2011
1нче сентябрь көнне барлык классларда да экологиягә багышланган "Чисталык дәресе" итеп үткәрелде.
-
1 Сентябрь - белем бәйрәме
01.09.2011
1 Сентябрь! Нинди шатлыклы һәм бәхетле көн! Һәрбер баланың йөзендә шатлык очкыннары. Алар күптән көтеп алган дуслары белән очраша, сөйләп бетмәс серләре белән белән уртаклаша, белем дөньясының яңа ачышлары хакында хыяллана. Бәйрәм белән Сезне, дуслар!










