Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сабинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Объездная, д. 6а |
| Телефон: | +7(843)-622-28-12 |
| E-Mail: | saba.school@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Сабинская СОШ» |
| Руководитель: | Яруллин Данис Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 2022 |
| У нас учатся: | 311 |
| У нас учат: | 35 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сабинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Хәрби-диңгез флоты музеена экскурсия. 17.02.2023

17 нче февраль көнне "Туган ягым серләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар Сәләтле балалар интернат-мәктәбендә райондашыбыз Марданов Риталий Валентинович ярдәме белән оештырылган хәрби-диңгез флоты музеена экскурсиягә бардылар.
Укучылар хәрби-диңгез флотының тарихы, аквалангларның төрләре, корабль макетлары белән бик теләп таныштылар. Шулай ук, районыбызның танылган су асты йөзүчеләре- Нургали Миннихан улы, Мәхмүт Габдулла улы, Әюп Асертдин улларына багышлап ясалган мәгълүмати стендны зур кызыксыну белән карадылар.
-
Муса Җәлил - герой-шагыйрь 15.02.2023

15 нче февраль көнне мәктәбебездә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чараның максаты укучыларның Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү, яңарту. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Укучылар да бүген шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр,җырларын башкардылар . Шулай ук алар өчен бай күргәзмә оештырылган иде. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: хәзерге заман укучылары да, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре батырлыгын онытмыйлар, иҗатын чын күңелдән ихтирам итәләр.
-
«Муса Җәлил үлемсез шагыйрь!» 15.02.2023
