Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Сюжетлы-рольле уеннар вакытында. 03.04.2021

Сюжетлы-рольле уеннар балаларга сүз байлыгын арттырырга, аралашырга, бердәм булып эшләргә өйрәтә. Бүген алар табын кордылар, салат, аш пешерергә өйрәнделәр, кунаклар чакырдылар, аларны тәмле ризыклар белән сыйладылар, бер- берсенә матур сүзләр әйтергә өйрәнделәр.
-
Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2021

2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан бакчабызда тәрбияләнүче балалар китапханәгә китаплар белән якыннанрак танышырга, белгән белемнәрен ныгытырга экскурсиягә керделәр.
-
"Теремкәйдә кем яши?" 02.04.2021

Балалар бүген "Теремкэй " рус халык әкиятен укып сәхнәләштерделәр.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 02.04.2021

Бүген балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген кабатлап, балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Көлке көне. 01.04.2021

Бүгенге көлке көне уңаеннан, балалар рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар.
-
Хезмәт тәрбиясе. 30.03.2021

Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү хезмәт белән үрелеп алып барыла. Бүген балалар юылган уенчыкларны урыннарына урнаштырып куярга өйрәнәләр.
-
Без кошларны каршы алырга әзер! 29.03.2021

-
Март кояшы күзләрне иркәли. 26.03.2021

Яз кояшы күзләрне иркәләгән көннәрдә урамда уйнау үзе бер күңеллелек.
-
Икенче тормыш бүләк ит! 25.03.2021

Балалар бакчасында экология темасын яктыртып, табигатьне саклау, чистарту, чүпләмәү турында күп төрле сөйләшүдәр алып барыла, балалар белән кызыклы шөгыльләр, эңгәмәләр корыла. Шушы уңайдан бакчада,"Икенче тормыш бүләк ит" акциясе үткәрелде. Балалар , әти-әниләре белән берлектә, кирэк булмаган, чүпкә ташлыйсы әйберләрдән, матур матур эшләнмәләр: картиналар, чәчәк букетлары, карандаш савытлары һәм башка төрле кирәк яраклар ясап алып килделәр.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 23.03.2021











