Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә. 04.02.2017

Әти-әниләрнең ярышкан мизгелләре.
-
Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә. 04.02.2017

Ярыш ахырында катнашкан гаиләләргә грамоталар ,балаларга бүләкләр тапшырылды.
-
Динамик пауза вакыты. 03.02.2017

Тәрбияче- табибә динамик пауза вакытында, балалар белән релаксация үткәрде .
-
Әйләнә - тирә дөнья эшчәнлегендә. 02.02.2017

Бакчабызда спорт һәм сәламәтлек турында сөйләшүләр дәвам итә. Әйләнә-тирә дөнья эшчәнлегендә тәрбияче, табибә ролендә , балаларга сәламәт булу өчен иң беренче чиратта нәрсәләр эшләргә, ничек тукланырга кирәклеге турында аңлатты. Яшелчә һәм җиләк - җимешләрдәге витаминнар белән таныштырды.
-
Ислам, балалар бакчасына рәхим ит! 01.02.2017

Бүген без тагын бер балага арттык. Сафларыбыз 25 кә тулды. Нәни Ислам үзен күптән бакчага йөргән кебек хис итә. Күз тимәсен.
-
Аппликация шөгыле. 01.02.2017

Агымдагы атнада балалар бакчасында спорт, сәламәтлек турында сөйләшүләр бара. Бүген балалар спорт төрләре турында өйрәнде һәм аппликация шөгылендә үзләре яраткан спорт төрен кисеп ябыштырдылар.
-
Музыка шөгыле 31.01.2017

Бүгенге музыка шөгылендә балалар "Шәл бәйләдем" башкорт халык җырына кушылып, музыка уен коралларында уйнадылар. Шөгыльнең төп максаты балаларны уен кораллары, бигрәк тә трензель белән таныштыру иде.
-
Ял итү өчен җәмәгать урыннары. 28.01.2017

Балалар шулай ук Иләбәр авыл китапханәсендә дә булдылар. Биредә китапларның күплегенә, китапханәнең зурлыгына, чисталыгына , матурлыгына сокландылар. Яраткан китапларын карадылар. Китапханәче Вәсилә апалары аларга яңа китаплар, кызыклы фактлар турында сөйләде. Балалар китапханәдән "Әни белән киләбез эле" дигән теләк белән кайтты.
-
Ял итү өчен җәмәгать урыннары. 27.01.2017

Бу атнаның төп темасы- ял итү өчен җәмәгать урыннары . Атна дәвамында балалар театр, концерт залы, цирк, китапханә, мәдәният йорты, парк һ.б. урыннар турында төрле мәгълүмат алдылар. Җәмәгать урыннарында үз- үеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Рәсемдә балалар Иләбәр авылы клубында. Тамаша залында ничек утырырга, ничек сөйләшергә,биредә нәрсәләр карап була, кемнәрне күрергә була һәм башка бик күп сорауларга бүген балалар җавап тапты.
-
Математика шөгыле. 26.01.2017

Математика шөгылендә безне мисал чишеп, санарга өйрәнеп кенә утыра дип беләсезме? Бүген бакчага клоуннан посылка килеп төште. Ул балаларны циркка чакырган. Балалар клоун белән бергә төрле биремнэрне үтәделәр. Циркка сәяхәт кылдылар. Рәсемдә балалар елан булып шуыша.










