Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2023

4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балаларына бердәмлек, дуслык төшенчәсе турында әңгәмә үткәрдек. Дуслык, бердәмлек төшенчәсе, берләштерү төшенчәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шушы төшенчәне чагылдырып, балалар белән "Дустым бар" җырын җырладык.
Матур киемнәр киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп. -
"Көзге уңыш бәйрәме" 27.10.2023

Зурлар төркемендә буген "Көзге уңыш бәйрәмен" уткәрдек. Кунакка көз кызы килде. Ана җырлар, биюләр, шигырьләр буләк иттек.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте. -
Учебная тренировочная эвакуация воспитанников старшей группы. 26.10.2023

Жизнь полна неожиданностей, и важно научить ребенка сохранять спокойствие в сложных ситуациях, находить выходы из нее. Одной из главных задач дошкольного образовательного учреждения является обеспечение безопасности всех участников образовательного процесса. Сегодня в детском саду прошла учебная тренировочная эвакуация воспитанников старшей группы.
-
Кечкенәләр төркеме балалары белән "Көзге уңыш бәйрәме" 21.10.2023

Кечкенәләр төркеме балалары белән "Көзге уңыш бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрдек.
Кемдер көз килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!
Без бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, матур уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттек. Кунакка Көз кызы да килде, балаларга бәйрәм ахырында үзенең күчтәнәчләрен өләште.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана. -
Сегодня 20 октябрь - день повара! 20.10.2023

Сегодня 20 октябрь - день повара!
Кто котлеты лепит ловко,
И печет блины умело,
Это повар наш высокий,
Поздравляем тебя сильно!
Без тебя нам как без рук,
Славно ты питаешь нас!
И сегодня все вокруг
Скажут, что ты просто класс! -
Көзге матур бер көндә! 17.10.2023

Көз фасылының җылы, матур көненнән файдаланып, балалар белән "Мулла елгасы" на юл тоттык. Агачларның сары төскә керүләрен, яфрак астыннан гөмбәләр эзләп, тирә-юньне күзәтеп, балалар бик канәгать булып, юлда сорауларга җаваплар эзләп, үзебезнең балалар бакчасына кайтып киттек.
Яфракларны күр әле
Алтын төскә кергәннәр.
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр. -
Ярдәм итик! 16.10.2023

СВО да булган якташларыбызга безнең Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасының әти-әниләре һәм балалары ярдәм итү йөзеннән, бик күп бушаган банкалар белән ярдәм иттеләр, дөньялар тынычланып, барлык ир - егетләрнең исән-сау булуларын телибез!!!
-
Әтиләр көне. 15.10.2023

Русиядә 2021 елдан башлап, октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә мөһим гаилә бәйрәме - Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Быел ул 15 октябрьдә билгеләнә. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә. Әлеге чараның максаты - Әтигә карата мәхәббәт, сизгер һәм назлы мөнәсәбәт, әтисе өчен горурлык хисе тәрбияләү. Һәр бала үз әтисенә карата шулкадәр яхшы, назлы, ягымлы сүзләр сөйли. Балалар әтиләрен бик яраталар, аларны сагыналар. Кечкенәләр төркеме балаларыннан котлауларны кабул итегез!!!
Хөрмәтле ӘТИЛӘР! Сез үз балаларыгыз өчен үрнәк. Озак яшәгез, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!!!
-
Әтием-горурлыгым! 14.10.2023

Зурлар төркемендә "Әтием горурлыгым! " дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар Әтиләргә бәйрәм күчтәнәче- җыр-биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Соңыннан күңелле старт уеннары уйнадылар.
Әтиләр көне белән
Тәбрик итәбез сезне!!!
Җир йөзендә иң яхшы
Зирәк, уңган әтиләрне!!!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе!
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе. -
Игровое упражнение "Зоопарк" 07.10.2023

Цифра "девять", иль девятка
Цирковая акробатка.
Если на голову встанет,
Цифрой шесть девятка станет.










