Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
| E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
07.02.2019

Тәрбиячеләрнең төп бурычы- балаларны рухи яктан бай, әдәпле, физик яктан сәламәт, кыю итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң мөhиме hэм кыйммәтлесе – уеннар. Балаларның hәрьяклап үсешендә уеннарның әhәмияте бик зур. Уеннар баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә, алар нәниләрдә дуслык, зирәклек, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала кыю, көчле, сәләтле булып үсә.
-
04.02.2019

Без ел дәвамында “Сәламәтлек- зур байлык” дигән тема астында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән бассейнга йөрибез, боз сараена барабыз, көндә урамда саф һавада уйныйбыз, иртән физик күнегүләр ясыйбыз. Ә бу юлы кул эшләребезне күрсәтәсебез килде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Кеше дөньяга хәлсез булып туа. Ләкин шул кечкенә, хәлсез җанда зур мөмкинлекләр урнашкан. Әгәр аларны дөрес итеп куллансаң, кеше нык, көчле булып, сәламәт булып үсә!!! Сәламәтлек турында уйларга, аны сакларга кирәк.Тәрбияче Багавиева Г.Р.
-
Сәламәтлек-зур байлык! 04.02.2019

-
01.02.2019

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү шөгыле узды. Кар бабай балалардан үзенә дуслар табырга булышуларын үтенеп хат җибәргән иде. Балалар аңа булышырга дип урманга сәяхәткә бардылар. Анда аларга аю, куян очрады.Ниһаять, боегып кына агачлар артында басып торган Кар бабай белән дә очраштылар. Ул урманда үзенә генә бик күңелсез булуын хәбәр итте. Балалар бик теләп Кар бабайга пластилиннан дуслар әвәләп бирделәр. Кар бабай бик сөенде һәм балаларга бик зур рәхмәт әйтте.
-
01.02.2019

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Шагиева Л.Р. белән песнәк рәсеме ясарга өйрәнделәр.
-
Кышлаучы кошлар. 30.01.2019

Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Шагиева Л.Р. белән песнәк рәсеме ясарга өйрәнделәр.
-
17.01.2019

Буген зурлар торкемендә “ Әбиемнең серле сандыгы “ темасына сөйләм үстерү шөгыле үтте. Тәрбияче Хөснуллина М. А. балаларны татар бизәкләре, милли киемнәр, бизәнү әйберләре белән таныштырды. Балалар милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнделәр. Шулай ук халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштылар, милли җырлы-биюле уеннар уйнадылар.
-
16.01.2019

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә « Әбиемнең серле сандыгы” темасына танып- белү шөгыле булды. Кунакка килгән, милли киемле, Алсу курчак үзе белән әбисенең серле сандыгын алып килгән иде. Балаларга Алсу әбисеннән ишеткәннәрнең барысын да сөйләде. Сандык эчендә чигелгән алъяпкыч,әбисе үз кулы белән тукыган сөлге, ашъяулык, тастымаллар, тубәтәй бар иде. Соңрак балалар әби- бабайларның яраткан “Түбәтәй уены”н искә төшереп уйнап та карадылар.
-
15.01.2019

Безнең атна темабыз “Туган телем – татар теле. Әбиемнең серле сандыгы” дип аталды. Шунлыктан файдаланып, тәрбияче-психологыбыз, Рахимова Миләүшә икенче кечкенәләр төркеменә серле сандык белән кунакка кереп чыкты. Кечкенәләр белән бик күңелле итеп “Түбәтәем-гөлкәем” дип исемләнгән уен уйнадылар. Балалар уеннан бик канәгать калдылар.
-
14.01.2019

Бүген белән Ләлә Миннерикиповна кечкенәләр төркеме физкультура эшчәнлеге уздырды. Балалар кечкенә туплар белән күнегүләр эшләделәр,дугалардан тезләнеп чыгырга өйрәнделәр.











