Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
| E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
УРМАН МУЗЕЕНА ЭКСКУРСИЯ 03.05.2017

Бүген, уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендәге УРМАН музеенда, кынгыраулар музеенда һәм дедрарийда булып кайттылар. Бу күңелле һәм файдалы сәяхәт балаларга бик ошады. Урман музеенда исә Саба урманчылыгы тарихы белән тәфсилләп таныштырып кына калмадылар төрле җәнлекләр, үсемлекләр турында шактый кызыклы мәгълүмат та тупладык. Баш урманчы Нургали ага Миңнехановның 1954-1961 елларда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшләгәндә йөрткән «Иж-49» мотоциклын да күрдек. Әйе, биредә һәрнәрсә кызыклы, һәр экспонатның тарихы бик тә үзенчәлекле. Балаларны Лесхоз бистәсенең табигате гаҗәеп бай һәм Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы да безне сокландырды.
-
ГАИЛӘ-БӘХЕТ АЧКЫЧЫ 02.05.2017

Бүген, бакчабызда зур чара үткәрелде. Ата-аналар җыелышы кысаларында үткәрелгән чара "Гаилә - бәхет учагы" исеме астында үтте.
Ата-аналар җыелышының икенче көн тәртибендә бакча мөдире Халитова Флюзия Рафаиловна еллык эшкә анализ ясап, алда эшләнәсе тәрбияви чаралар хакында сөйләде. Ел дәвамында бакча тормышында актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткереп гаиләрләргә зур уңышлар теләде.
-
ГАИЛӘ-БӘХЕТ АЧКЫЧЫ 02.05.2017

Бүген, бакчабызда гомүми җыелыш кысаларында "Гаилә-бәхет ачкычы" дип исемләнгән әти-әниләр белән зур конференция үткәрдек. Биредә әти-әниләр белән гаиләдә әдәп - әхлак, бала белән әти-әни, әби-бабай мөнәсәбәтләре, гаиләдәге төрле ситуацияләр турында сөйләшенде. Конференциядә һәр төркемнән әти-әниләр катнашты, алар белән бергәләп гаиләдә килеп чыккан төрле ситуацияләр чишелде, матур фикеләр әйтелде, бала тәрбияле булып үссен өчен нинди алымнар кулланырга икәнлеге әйтелде. Чара балалар чыгышы белән үрелеп барды. Әти-әниләр хөрмәтенә уртанчылар төркеме "Космос" музыкаль композициясе, инглиз телендә "I love may mamy" җырын, 2 нче кекенәләр төркеме "Чегән кызлары" биюе, "Гөлкәйләрем" җырын, зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме "Хор рук" музыкаль композициясе" башкадылар.
-
ГАИЛӘ-БӘХЕТ АЧКЫЧЫ 02.05.2017

Нәселемнең шәҗәрәсе кулда,
Чал тарихның гүя кисәге.
Илем минем бары тынычлыкта
Була алыр дөнья бизәге.
Бу тормышның рәхәт, михнәтләре
Уртак язмышларда чагыла.
Сокланырлык гаилә учаклары Т
уган җирдә генә кабына.
-
Туган көннәр бәйрәме 28.04.2017

Бакчабызда туган көннәр бәйрәме традициясе дәвам итә һәм бу атнада апрель аенда туган балаларны тәбрикләдек.
-
Туган көннәр бәйрәме 28.04.2017

Туган көн бәйрәмнәрен музыкаль залдагына түгел, ә карантин булу сәбәле аерым төркемнәрдә дә үткәрдек. Балалар әкият геройлары фея һәм төлке белән туган көн ияләренә теләкләр әйттеләр һәм түгәрәккә басып "Аккалач" җырын җырладылар.
-
Юбилеегыз белән!!! 27.04.2017

Бүген бакчабызның хезмәткәре Рахимова Гөлфия Рафкатовнаның 55 юбилеен билгеләп үттек. Гөлфия Рафкатовна бакчабызда иң тырыш, хезмәт сөюче, үтә дә тыйнак һәм хатын кызга хас иң күркәм сыйфатларга ия булган шәхес. без, коллктив исеменән аны чын күңелебездән бу олы юбилее белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәхеләр теләп калабыз!
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.
-
Г.Тукай - олуг шагыйребез! 23.04.2017

Габдулла Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну, горурлык тәрбияләү максатыннан бу атнаны олуг шагыйребезгә багышладык. Атна дәвамында аның иҗаты өйрәнелде, әсәрләренә иллюстрацияләр ясалды һәм башкалар. Йомгаклау чарасы буларак балалар белән зур бәйрәм оештырылды. Һәр төркем балалары Г.Тукайның шигырьләрен ятлады, аңа багышлап җырлар өйрәнде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары башкаруындагы "Шүрәле" җыры барыбызга да ошады"
-
Г.Тукай - олуг шагыйребез! 23.04.2017

Г.Тукайның әсәрләре балаларга бик якын һәм аңлаешлы, шуңа да аларны без тәрбияви максаттан да яратып укыйбыз һәм дә өйрәнәбез. Бәйрәмдә уртанчылар төркеме балалары да әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Зурлар- мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Сулейманова Гузәл Раифовна белән "Ай һәм кояш", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" , "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
У НАС 2 место!!! 21.04.2017

Сегодня УО Исполнительного комитета Сабинского района организовал районный фестиваль иностранных языков. В этом мероприятии от нашего ДОУ участвовали девочки средней группы с песней "I love mamy". Исполнение наших юных дорований очень понравилось членам жюри и по достоинству они завоевали почетное 2 место! Мы очень рады нашим победам и желаем как детям, так и педагогам по английскому языку Гиззатуллиной Айсине Айратовне, воспитателю Ахметшиной Айгуль Гилфановне и музыкальному руководителю Аглиуллиной Диляре Валерьевне дальнейших творческих успехов!











