Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.
Опубликовано: 27.04.2016Киләчәкне күреп бара шагыйрь, Пар атлары күптән җигелгән. Күчә Тукай яңа дәверләргә, Халык йөрәгенең түреннән. Һәр елны татар халкы түземсезлек белән апрель аен көтеп ала. Ул аны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. Халкыбызның сөекле улы – бөек шагыйребез Тукаебызга быел 130ел! Һәр елны татар телендә аралашкан кешеләр Тукай турында уйлый, Тукай шигырьләрен ятлый бөек Тукайның туган көнен билгеләп сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичләр уздырыла. Бу ел да районыбыз сәхнәсендә 26 нче аперель көнне Тукай шигырьләрен иң оста башкаручыларны бүләкләү кичәсе оештырылды. «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нән курайчылары һәм гармунчылар ансамбле (җит. Солтанов С. Н., Газизов А.З.), “Яшьлек” бию коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова А. З.), “Асылташ” бию коллективы (җит. Галиәхмәтова Г.М.), бию бүлегенең 4 сыйныф укучылары (җит. Мөбәрәкҗанова А. З.), Лукманова Лиана. (җит. Дәүлиева Г.Р.),”Бәллүр” вокаль ансамбле (җит. Дәүлиева Г.Р.) Тукай әсәрләрен башкарып кичәгә якты хатирәләр, матурлык өстәделәр. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Тукай иҗаты татар халкының гаҗәеп зур байлыгы.
К списку новостей














