Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Саба балалар сәнгать мәктәбендә ачык дәрес үткәрелде.
Опубликовано: 07.10.20167 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укытучысы А.З.Мөбәрәкҗанова 4 сыйныф укучылары белән “Мишәр татарлары биюе” исемле темага ачык дәрес тәкъдим итте. Дәреснең төп өлеше укытучының укучылар белән аралашуыннан башланып китте. Альбина Зуфаровна укучыларга халык биюләре дәресендә эшләнә торган күнегүләр буенча сораулар бирде, укучылар үз чиратларында төгәл һәм тиз җавап бирделәр. Станок янында эшләгәндә укытучы укучыларның хаталарын төзәтте, гәүдәне, башны дөрес тотарга, хәрәкәтләрне дөрес итеп эшләргә күрсәтмәләр биреп барды. Аннары укучылар мишәр татарлары биюе, аның характеры, үзенчәлеге, милли киемнәре һәм көйләре турында мәгълүмат тыңладылар, мишәр татарлары биюләренең видеоязмаларын карап таныштылар.Соңыннан укучылар мишәр татарлары биюе хәрәкәтләре һәм тыпырдаулары материалында әзерләнгән комбинация өйрәнделәр һәм аны тиешле характерда эмоциональ башкарырга тырыштылар. Дәрес ахырында мишәр татарларының халык хореографиясен өйрәнүгә йомгак ясалды, алган белемнәр ныгытылып куелды.
К списку новостей














