Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Җиңүчеләрне котлау, рәхмәт хаты тапшыру.
Опубликовано: 21.05.2013
21 май көнне “Хөснулла һәм Аллахияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” 2012-2013 уку елында мәктәп, республика күләм, халыкара конкурс, бәйгеләрдә актив катнашып, югары күрсәткечләргә ирешкән җиңүчеләребезне котлау кичәсе узды. Кичә “Мизгел” Яшьлек” бию коллективларының, тальян,курай,баян ансамбльләренең, скрипкада, баянда,фортепианода аерым башкаручыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Концертта катнашучыларның чыгышлары әти-әниләр, тамашычылар тарафыннан җылы кабул ителде.
7 Мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурста 83 укучы катнашып 54 призлы урынга ия булдылар. Беренче өлештә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән мәктәп күләмендә уткәрелгән баянда, скрипада “ иң яхшы татар әсәрләрен”башкаручылар, “Звонкие нотки”, “Җырлап яши күңел”, иң яхшы фортепиано ,этюд, катлаулы әсәрләрне башкаручылар буләкләнде.
13 Республика күләм конкурста 265 укучы катнашып 18 призлы, 2 халыкара конкурста 36 укучы 2 призлы урынга ия булдылар.Концертның икенче өлешендә Республика күләм, халык-ара конкурсларында актив катнашкан “Яшьлек” (Җитәкчесе Гимадиева Т.Г.), “Мизгел”(Җитәкчесе Мубаракзянова А.З.) бию төркөмнәренә; тальян (җитәкчесе Газизов А.З.), курай (җитәкчесе Султанов С.Н.),баян (җитәкчесе Фатыхова Р.Г.) ансамбльләренә ; баянда аерым башкаручылар 3 сыйныф укучы Ахметшин Радикка һәм 5 сыйныф укучысы Шарипов Нафиска (җитәкчесе Фатыхова Р.Г.) мәктәпнең рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы укытучылары яшь буынны әхлаки тәрбияләүдә,балаларга серле сәнгать доньясын таный белергә, хәзерге авыр чорда киләчәк тормышта уз юлларын табарга мөмкинлек бирәләр Хезмәтләрен олылап укытучылар сәнгать мәктәбенең грамотасы белән буләкләнделәр.
К списку новостей














