• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32
Телефон: +7(843)-622-38-90
E-Mail: dshi_sab@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "ДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Газизов Алмаз Зиннурович
Год основания учреждения: 1965
У нас учатся: 505
У нас учат: 27

Новости ОУ

Сара Садыйковага 107 яшь

Опубликовано: 01.11.2013

Сөй гөмерне, сөй халыкны
Сөй халыкның дөньясын…
Г Тукай.
Һәр халыкның үз моңы, үз Аһәңе бар! Күңел кылларын тибрәтүче, таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән, елата да, җырлата да алучы моң һәм аһәң! Бездә дә бар нәкъ шундый бер тылсым иясе. Ул халкыбызның олы композиторы, Аһәң сазы – Сара Садыйкова.
Һәр халыкның үз моңы, үз Аһәңе бар! Күңел кылларын тибрәтүче, таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән, елата да, җырлата да алучы моң һәм аһәң! Бездә дә бар нәкъ шундый бер тылсым иясе. Ул халкыбызның олы композиторы, Аһәң сазы – Сара Садыйкова.
1 ноябрь көнне Татарстанның халык артисткасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулу уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбе   укытучы Ярмөхаммәтова Гөлфинә Зөфәр кызы тарафыннан ачык дәрес үткәрде. Укучылар Сара Садыйкованың иҗаты юлы, җырлары белән тирәнтен таныштылар, композиторга багышланган фильмнар карадылар.Халкыбызның сөекле композиторы Сара Гариф кызы Садыйкованың исеме мәдәниятебез тарихына алтын хәрефләр  белән язылган. Сара Садыйкова моңнарының   иҗади нигезе халык җырлары  чишмәсеннән башлана. Аның һәр көе җыр сөючеләрнең йөрәкләренә үтеп керә. Шуңа күрә дә халык Сара апа Садыйкованы чын мәгънәсендә үз композиторы итеп кабул итте.
Заманында популяр драма артисткасы, татар опера һәм балет театрының күренекле солисткасы, 20-30 елларның мәшһүр җырчысы, һәм ниһаять татар халкын берсеннән- берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова татар халкының сәнгать күгендә якты йолдыз булып калыкты.
Халкыбыз үзенең кадерле Бибисарасын- ак калфаклы Сара-сандугачын онытмас, мәңге сагыныр, юксыныр. Һәм аның җырларын, аның гүзәл моңнарын үзе белән киләчәккә алып барыр. Татар халкы яшәгәндә Сара Садыйкова моңнары да яшәр!


К списку новостей