• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32
Телефон: +7(843)-622-38-90
E-Mail: dshi_sab@mail.ru
Министерство: Министерство культуры Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ ДО "ДШИ"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Газизов Алмаз Зиннурович
Год основания учреждения: 1965
У нас учатся: 505
У нас учат: 27

Новости ОУ

Сәнгать мәктәбенең традицион иҗат концерты.

Опубликовано: 27.12.2013

26 декабрьдә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында 2013-2014 нче елның ярты еллыгына йомгак ясап, сәнгать мәктәп укучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты үткәрелде. Концертта сәнгать мәктәбе хоры, курайчылар,тальянчылар, скрипкачылар ансамбле, “Яшьлек”, “Мизгел” бию коллективлары , ялгыз башкаручылар: баянчылар, пианистлар, җырчылар чыгыш ясады.Концертны бай эчтәлекле , сәнгатьле итеп укучылар Ахметшин Радик һәм Котдусова Алиса алып барды.Тамашычылар тарафыннан һәрбер чыгыш җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде.Концерт ахырында сәнгать мәктәбе директоры Чулпан Фанисовна Хафизова әти-әниләрне алда торган планнар,бурычлар белән таныштырды.Сәнгать мәктәбе тормышында актив катнашкан, мәктәп исемен яклап районда үткәрелгән бәйгедә көч сынашкан Шамсетдиновлар гаиләсенә рәхмәт хаты тапшырылды. Якынлашып килүче 2014нче ел белән котлап теләкләр янгырады. Яңа ел күчтәнәче итеп укытучылар Каримуллина Резеда Солтанахметовна,Маликова Чулпан Фаилевна,Давлиева Гөлназ Рашитовна тарафыннан  әзерләнгән концерт номерлары көчле алкышларга күмелде, әти-әниләр күңелендә якты истәлекләр калдырды.Концерт тәмамлангач әти-әниләр сыйныфларга таралып, балаларның  чирек уңышлары  белән таныштылар.

2013нче елга нәтиҗә ясап,ирешелгән уңышлар,баскычлар соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.

            Яңа 2014нче ат елы сезгә бары тик якты истәлекләр,һәммәбезгә дә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш һәм чиксез бәхет алып килсен!



К списку новостей