Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Күңелле стартлар.
Опубликовано: 04.01.2014Кышкы каникулның 4 гыйнвар көнендә балаларны чыныктыру максатыннан Аллахияр һәм Хөснулла Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен традицияга кергән “Күңелле стартлар” уены үткәрде. Балалар бик теләп билгеләнгән сәгатькә тиз арада үзәк чыршы янына җыелдылар. Көн бик матур иде. Кышкы якты саф һава уенчыларга дәрт өстәде. Уенга җыелган балалар ике командага бүленеп көч сынашты. Иң элек, һәр команда исем,девиз уйлады,капитаннар билгеләде. Аннан соң, берсеннән-берсе мавыктыргыч,кызыклы ярышлар башланды. Эстафеталар елдагыча күп төрле булды. Алар арасыннын “Игезәкләр”, “Чаңгыда йөрү”, “Паровозик” кебек ярышлар укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Ике команда да уен барышында үзенең көчле икәнен дәлилләде, беркем дә ярышта сынатмады. Ахырдан уенга нәтиҗәне төп хөкемдар - Кыш бабай ясады, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды, тәмне күчтәнәчләре белән сыйлады. Балаларга уен бик ошады.
Ә без,үз чиратыбызда, һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз һәм кышкы каникулның калган көннәре дә күңелле һәм файдалы итеп үтүен теләп калабыз!
К списку новостей














