Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Казанның сәнгать осталарыннан мастер-класс!
Опубликовано: 05.02.201405 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык уен коралларында: уйнаучы укучылар,укытучылар өчен һәм биючеләр өчен “Мастер-класс”лар күрсәтте.
Скрипка, баян, курайларның килеп чыгышын, тарихын сөйләп, уйнау осталыклары белән таныштырдылар. Уен коралларында төрле халык,заман,классик әсәрләрне үз колоритына туры китереп уйнап булганын күрсәттеләр.Сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның сәләтләрен тикшерделәр,үзара көч сынаштылар. Скрипка буенча 6 сыйныфта укучы Садыйкова Регина белән әсәр өстендә эшләү, булган хаталарны ничек бетерү өлешен дәрес формасында алып бардылар.
Шулай ук мастер класста сәнгать мәктәбенең бию классында укучы балаларга: “Дәресне нәрсәдән башлыйбыз?”- дигән сорау куелды. Балалар бер тавыштан: “Баш иеп башлыйбыз һәм укытучыларга рәхмәт әйтеп баш иеп бетерәбез”- дип җавап бирделәр. Дәрестә нинди баш ию алымнары кулланасыз?”- дип сорагач, народный,классический,бальный биюләренә туры килгән поклоннар ясап күрсәттеләр.
Айрат Хамитов татар халык биюе элементларының дөрес эшләнешен сөйләде. Ансамбльнең биючеләре биеп күрсәттеләр, балалар белән бергә кайбер хәрәкәтләрне аерым өйрәнеп үттеләр.
Ә урта мәктәпләрдә эшләүче хореография укытучыларының сораулары буенча рус ,татар,мари халык биюләренең дөрес эшләнешен күрсәтеп,хәрәкәтләрен өйрәтеп үттеләр.
Шундый мастер классларны ешрак уздырырга иде дигән теләктә калып , уздыручыларга рәхмәт белдерәбез!
К списку новостей














