Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
“Онытырга мөмкин түгел”- Хөснул Валиуллинның 100 яшенә багышлангаган тематик дәрес.
Опубликовано: 28.02.2014Татар халкы зур шәхесләр белән
Танылган ул гомер-гомергә
Бүген дә без якташ Хөснулланың
Җыр – моңнарын салыйк күңелгә.
Якташыбыз Хөснул Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Байлар Сабасының ярлы крестьян гаиләсендә туа. 2014 нче елның 28 нче февралендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе” укучылары, укытучылары катнашында Хөснул Валиулла улының тууына 100 елга багышланган тематик- дәрес уздырылды.
Дәрескә кунакка килгән скрипка ачкычы композиторның иҗат юлы, тормышы белән таныштырды.Укучылар алдан әзерләп алып килгән, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җыр бүлегенең 1нче сыйныф укучылары Валиева Алсу, Лукманова Лиана, Шарафутдинова Гүзәл башкаруында “Игезләр”, Кыз бала һәм каз бәбкәсе” (Мөнир Мазунов) җырлары, мәктәбебезнең баянчылар ансамбле (җит. Фатыхова Р. Г.) башкаруында, Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектакленә язылган “Зөләйха”ның баянда уйнау өчен язылган көе яңгырады.
Укытучыларыбыз Давлиева Гөлназ Рәшит кызы, Ярмухаметова Гөлфинә Зөфәр кызы башкаруында Р. Әхмәтҗанов сүзләренә язылган “Акчарлаклар” , “Кошлар тынды” җырлары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, укучыларда композиторның иҗатына аеруча кызыксыну уятты.
Укучылар якташыбызның күпкырлы талант иясе булуына инандылар, дәрестә алган белемнәрен скрипка ачкычының кроссвордын чишеп ныгыттылар.Күргәзмәгә куелган композиторның тормышыннан алынган фотолары, китаплары, әсәрләре белән таныштылар.
Дәрес әңгәмә формасында узды. Укучылар бөек композиторның әсәрләрен кабат тыңлап үттеләр. Дәресне теория фәннәре укытучысы Ярмухаметова Гөлфинә Зөфәр кызы алып барды, җыр башкаручы укучыларыбызга рояльда концертмейстерыбыз Маликова Чулпан Фаил кызы уйнады.
Композиторыбыз иҗаты онытылмас ядкарь. Әсәрләре яшьләрне дулкынландырган актуаль вакыйгаларны чагылдыручы, татар халык көйләре белән тирән бәйләнешле, милли үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, җәмгыятьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Хөснул Валиуллинга Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.
Күренекле композитор Хөснул Валиуллин безнең олы горурлык!
К списку новостей














