Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Фестиваль - бәйге "Моң чишмәсе"
Опубликовано: 26.03.2014
Күпме зур шәһесләр, җырчылар, композиторлар бар, күпме зур исемнәр...
Татар халкы шул шәһесләрнең исемнәре белән, аларның рухы белән яши.
Шөкер, ул шәһесләрнең исемнәре еллар узу белән дә онытылмый, яшь буынга аларның иҗатын җиткерү максатында төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләр уздырылып тора.
2014 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәренең 13 номерлы балалар музыка мәктәбендә шушы максат белән татар халык иҗатына багышланган 7 нче ачык фестиваль бәйгесе булып узды. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән дә бу фестиваль-бәйгедә укучылар һәм укытучылары да актив катнашты.
Рәсем сәнгате буенча төрле әкияти легендар образларын чагылдырган Рамазанова Гөлназның рәсеме үз-яшь категорияләре арасындагы II дәрәҗәдәге лауреат дипломына, Галиахметова Зарина III дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Шакирова Гөлназга катнашкан өчен дплом бирелде. Җитәкчеләре Зиатдинова Эльвира Раиф кызына Рәхмәт хаты тапшырылды.
Халык уен кораллары номинациясе күренекле укытучы, баянист-башкаручы Ринат Илаев рухына, иҗатына багышланган иде.Үз категорияләре арасында ялгыз башкаручы 1 нче класс укучысы Шарипов Нәфис, 4 нче класс укучысы Ахметшин Радик, 5 нче класс укучысы Шигапов Алмаз II нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына; җитәкчеләре Фатыхова Раилә Габдулгазиз кызы Рәхмәт хатына; уен кораллары номинациясендә курайчылар һәм тальянчылар ансамбле I нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына; җитәкчеләре Султанов Сайдаш Накип улы һәм Газизов Алмаз Зиннур улы Рәхмәт хатына; кыллы уен кораллары номинациясендә 5 нче класс укучысы Нуриева Сөмбел II дәрәҗәдәге лауреат дипломына, җитәкчесе Калимуллина Резеда Султанәхмәт кызы Рәхмәт хатына ия булдылар.
Вокал номинациясе күренекле җырчы Габдулла Рахимкулов иҗатына багышланган иде. Ялгыз башкаручылар: Лукманова Лиана ( укытучысы Давлиева Гөлназ Рәшит кызы) III нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына; укытучы Гөлфинә Ярмөхәммәтова I нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Концертмейстер Маликова Чулпан Фаил кызына Рәхмәт хаты, Халимов Аделгә (укытучысы Давлиева Гөлназ Рәшит кызы) катнашкан өчен диплом тапшырылды.
Габдулла Рахимкуловның оныгы Айрат Рахимкулов жюри составында катнашып, үзенә ошаган Габдулла Рахимкуловның репертуарыннан иң оста башкаручыларга махсус бүләкләрен тапшырды һәм безнең мәктәптән укытучы Гөлфинә Ярмөхаммәтова шул бүләккә лаек булды.
Барлык катнашучыларыбызны ихлас котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!
К списку новостей














