Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Җиңүчеләребезне котлау кичәсе
Опубликовано: 23.05.20142014 нче елның 23 нче май көнендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” 3нче ел рәттән уздырылучы, яхшы традицияга әйләнеп килә торган , төрле дәрәҗәдәге конкурс- бәйгеләрдә катнашкан укучыларыбызны, укытучыларыбызны котлау кичәсе үткәрелде.Кичә бүләкләү белән бергә, конкурста катнашкан җиңүчеләребез көче белән әзерләнгән отчет-концерт программасы белән үрелеп барды.
Барлыгы 2013-2014 нче уку елында 18 мәктәп күләмендә уздырылган конкурсларда 270 укучы катнашып 86 призлы урынга, 15 республика күләм конкурсларда 342 укучы катнашып 35 призлы урынга, 4 халыкара конкурсларда 82 укучы катнашып 23 призлы урынга ия булдылар.
Шушы җиңүчеләребезнең урыннары сәхнә түрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылып бәяләнде.
Һәр уңышның нәтиҗәсе - укытучыларыбызның тырышлыгы, сабырлыгы, чиксез белеме. Шушы җиңүче коллективларыбызны , җиңүчеләребезне әзерләгән укытучыларыбызның хезмәтен бәяләп, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Хафизова Чулпан Фәнис кызы укытучыларга җылы сүзләрен җиткерде, рәхмәт хатлары тапшырды.
Концерт программасының эчтәлекле, бай номерлары, рәсем бүлеге тарафыннан эзерләнгән күргәзмә әти-әниләр , килгән кунаклар күңеленә хуш килде, илаһи көч,рухи байлык өстәде.
Киләсе уку елында яңа үрләр , зур баскычлар сезгә, укучылар!
К списку новостей














