Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
1 июнь- балалар яклау көне уңаеннан үзәк мәйдан каршында балалар өчен бик матур чара үткәрелде.
Опубликовано: 01.06.2015Балачак-бәхет иле ул,
Кояшлы хыял иле.
Ал гөлләргә уратылган.
Ул чорның һәр мизгеле.
1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан үзәк мәйдан каршында балалар өчен бик матур чара үткәрелде. Чарада балалар үзләренең төрле һөнәрләргә осталыкларын күрсәттеләр. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең ялгыз башкаручылары, бию коллективлары чараны үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Сәнгать мәктәбенең бию коллективы башкаруында заманча “Безнең тормыш төсләре”, заманчалаштырылган “Саба кызлары”, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү белән өйгә!” биюләре (җитәкчесе Гимадиева Т.Г.), кызлар вокаль ансамбле башкаруында “Тынычлык”, “Прекрасное далеко”, кече төркем балалар вокаль ансамбле башкаруында “Зәңгәр чишмә”, Лукманова Лиананың “Хәерле көн телим”, “Җиңү көне”, Валиева Алсуның “Маленькая страна”, “Балачак - бәхет иле”, Галимзянова Аделяның “Әпипә” җырлары (җитәкчеләре Дәүлиева Г.Р.) тамашачы-балалар күңеленә хуш килде, көчле алкышларга күмелде.
К списку новостей














