Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Сәнгать мәктәбенең традицион иҗат концерты.
Опубликовано: 30.12.201529 декабрьдә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында 2015-2016 нчы елның ярты еллыгына йомгак ясап, сәнгать мәктәп укучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты үткәрелде. Концертта сәнгать мәктәбе хоры, курайчылар,тальянчылар, скрипкачылар ансамбле, “Яшьлек”, “Асыл таш” бию коллективлары , ялгыз башкаручылар: баянчылар, пианистлар, җырчылар чыгыш ясады.Концертны бай эчтәлекле , сәнгатьле итеп Яхина Г.И.һәм Шакурова А.М. алып бардылар.Тамашычылар тарафыннан һәрбер чыгыш җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. Концерт башында сәнгать мәктәбе директоры Хафизова Чулпан Фанисовна әти-әниләрне алда торган планнар,бурычлар белән таныштырды. Сәнгать мәктәбе тормышында актив катнашкан, мәктәп исемен яклап төрле дәрәҗәдәге конкурсларда көч сынашкан укчыларыбызга, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Якынлашып килүче 2016нчы ел белән котлап теләкләр янгырады. Яңа ел күчтәнәче итеп укытучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары көчле алкышларга күмелде, әти-әниләр күңелендә якты истәлекләр калдырды. 2015нче елга нәтиҗә ясап,ирешелгән уңышлар,баскычлар соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.
Яңа 2016нчы маймыл елы сезгә бары тик якты истәлекләр,һәммәбезгә дә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш һәм чиксез бәхет алып килсен!
К списку новостей














