Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | dshi_sab@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Нәҗип Җиһановның 105-еллыгы уңаеннан I-Республика күләм фестиваль-конкурс.
Опубликовано: 01.02.201629 гыйнвар көнне күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның 105-еллыгы уңаеннан I-Республика күләм фестиваль-конкурсы булып үтте. Конкурс Казан шәһәрендә Н.Җиһановның музей-фатиры, Казан шәһәренең Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү институты (ИДПО) тарафыннан Казан шәһәренең 14нче номерлы балалар музыка мәктәбендә үтте.
Фестивальга Республиканың төрле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән сәләтле балалар җыелган иде. Алар үзләренең осталыкларын Н.Җиһановның катлаулы, җитди әсәрләре аша халыкка һәм югары уку йортларында белем бирүче профессор, композитор булган жюри әгъзаларына җиткерделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Халимов Адель (җитәкчесе Дәүлиева Г.Р.) һәм скрипка бүлеге укучысы Нуриева Сөмбел (җитәкчесе Калимуллина Р.С.) Н.Җиһановның “Сиреньнәр хуш исләр тарата” җыры белән чыгыш ясап III дәрәҗәдәге Дипломант исеменә лаек булдылар.
Фестиваль ахырында укучыларыбыз Н.Җиһановның музей-фатирында кунакта булып, композитор турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җыеп кайттылар.
К списку новостей














