МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
Новости РОО
“Ел тәрбиячесе – 2013”
Опубликовано: 01.03.2013
Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. 21 февраль көнне район мәдәният йортында үткән "Ел тәрбиячесе – 2013” бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты.
Әлеге бәйгенең иң элек балалар бакчаларында, аннан районда сайлап алу этабы уздырылды. Гадел, мәртәбәле жюри исә һәр эшне энә күзеннән үткәрде. Конкурста катнашкан 31 тәрбияче арасыннан иң-иң 8е шактый ураулы юллар аша сыналып, бәйгенең финал этабына үтте һәм мәртәбәле исемне алуга дәгъва кылды. "Сезнең барыгыз да шундый яхшы, сабыр, тырыш бит, ничек итеп арагыздан иң яхшысын сайлап алырлар икән?!”,- дип кичәне Саба №2 "Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ачып җибәрде. Тәрбиячеләр үзләрен өч бәйгедә сынадылар:
Йомгаклау бәйгесенең 1 нче туры 12, 13 февраль көннәрендә үтте. Әлеге бәйгенең шарты буенча - "Ачык занятие” дип аталган бәйгедә тәрбиячеләр оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәтергә тиеш иде. Тәрбияче – балаларны үз әниседәй яратып, аларның һәр уңышын үзенеке кебек кабул итә белүче генә түгел. Ул – нәниләргә белем бирүче, дөньяны танып белергә өйрәтүче укытучы да. Шуңа күрә аларның дөрес итеп занятиеләр уздыра белүләре мөһим. Әлеге тур барышында тәрбиячеләр балалар белән урманга сәяхәт кылдылар, физик күнегүләр, рәсем ясадылар, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, хәтта батискафка утырып су төбен дә күзәттеләр. Аларның балалар белән уртак тел табуларына, безнең өчен гадәти кебек тоелган күренешеләрне дә сабыйларга кызыклы, гади итеп аңлата белүләренә сокланмый мөмкин түгел иде. "Һәркайсыгызның үз методик алымы барлыгын күрү бик тә күңелле”, – дигән сүзләр яңгырады жюри әгъзаләре биргән бәядә дә.
Икенчесе "Педагогик дан минуты” дип аталды. Әлеге бәйге барышында һәр тәрбияче үзе һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчасында эшләүче актер да, музыкант та, рәссам да, психолог та, педагог та булырга тиеш. Чыгышлар барышында һәр тәрбияче нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагог буларак күз алдына килеп басты да. Ләйлә Латыйпованың: "Безнең кечкенә генә йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар”, – дигән сүзләре бәйгедә катнашкан һәр тәрбияченең күңел халәтен аңларга ярдәм итте. Барлык конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Тәрбияче – балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә дусты һәм киңәшчесе. Юкка гына әти-әниләр еш кына тәрбиячеләр янына киңәш сорап килмиләрдер. Кайбер чакларда гади генә сорауга җавап табу өчен зирәклек тә, педагогик тәҗрибә дә, сабырлык та, балаларның күңелен аңлый белү дә кирәк була. "Психологик-педагогик ситуацияне чишү” бәйгесе тәрбиячеләрнең төрле педагогик хәлләрдән чыгу осталыгын сынады. Әлеге бәйге бу тәрбиячеләрнең теләсә нинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаячакларын, педагогик һәм психологик яктан оста булуларын ачык күрсәтте. Конкурс балаларның дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп барды.
Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте. Урыннар билгеләгәндә конкурсантлар әзерләп алып килгән портфолиоÐ