• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: 8(84362)2-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

«Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе тәмам

Опубликовано: 11.10.2013

Ходаның һәр биргән көнендә
Бер матур як белән ачылыйк
Һәркемнең гомере бер генә
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
( Ф. Яруллин )
«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Республикабызда әлеге сыйфатларның юкка чыгуына юл куелмый. 13 июньнән Татарстан Республикасында Р.Н.Миннеханов боерыгы нигезендә "Үз мәктәбеңә булыш” акциясе гамәлгә керүе - шуның ачык мисалы. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен игълан иткән иде.Бүген Россия һәм Татарстан бюджетыннан белем бирү учрежденияләренә миллионнарча сум акча бүленә. Дәүләт казнасы хисабына алар өр-яңа җиһазлар, заманча техника белән тәэмин ителә. Шулай да белем учаклары иганәчеләргә мохтаҗ булып кала бирә.
Безнең район җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары әлеге акциягә битараф калмадылар. Акция кысаларында, бүгенге көндә районда 1698803 сум акча һәм башка кыйммәтле бүләкләр җыелган.
Гомумән алганда, мәктәпләргә зур ярдәм күрсәткән түбәндәге җитәкчеләрне атап үтәргә була:
Лесхоз мәктәбенә:
- Миннеханов Рифкат Нургали улы ;
- Шәйдуллин Илсур Таҗетдин улы;
- Мортазин Наил Варис улы;
- Арсланов Илшат Габделхай улы;
- Зиннәтуллин Альберт Хәйрулла улы;
- Латыйпов Илсур Мәгъруф улы;
- Садретдинова Гөлнара Ваһап кызы;
Саба гимназиясенә:
- Нигъмәтҗанов Фәрит Әлфәт улы ;
- Насыйбуллин Марат Нәгыймулла улы ;
- Кәримов Илһам Җәлил улы ;
- Котдусов Илнур Илдус улы ;
- Капитонов Ленар Алексей улы;
- Вәлиев Фәнис Таһир улы;
- Гасыймов Равил Мөбарәк улы;
- Мөбәрәкҗанов Илнур Фәрит улы;
- Хәлилов Илһам Фәрит улы;
- Сөнгатуллина Лидия Фаварис кызы;
- Сибгатова Рузалия Зиннәт кызы;
- Әхмәтшин Булат Илшат улы;
- Кәримова Гөлсинә Исмәгыйл кызы;
Шәмәрдән лицеена:
- Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы ;
- Мөхәммәтшин Фоат Фәрит улы;
- Исмәгыйлев Васыйл Шәрифулла улы;
Эзмә мәктәбенә:
- Нәзиров Алмас Әмин улы ;
- Яхин Илфар Рафыйк улы;
- Нәгыймов Булат Ясир улы;
- Гарифуллин Зәкәрия Хәйрулла улы;