Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | shemordan1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Мухаметов Ильфат Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 795 учащихся |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Эшләгәнче - уйла! 19.12.2013

Кышкы каникул алдыннан өлкән класс укучылары белән очрашуга балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Зәкиев Илфат Таһирович килде. Ул укучыларны республикада, районда балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаять статистикасы, җәза бирү, җаваплылык белән таныштырды. № 71 ФЗ буенча укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Очрашу ахырында Яңа ел бәйрәмнәрен тыныч һәм хәвеф- хәтәрсез уздыруга таләпләр әйтелде.Ни дә булса эшләгәнче нәтиҗәсен уйлагыз дип кисәтәсе килә.
-
Кисәтәбез! 17.12.2013

Чираттагы очрашуыбыз Шәмәрдән МЧС хезмәткәрләре белән оештырылды.Сабиров Шамил Гаязович, II категорияле коткаручы, укучыларны кыш көне салкында үз-үзеңне тоту, өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү, бәйрәмнәрдә саклык чаралары турында чыгыш ясады. Чыгыш эчтәлекле видеоматериаллар белән баетылды. I категорияле коткаручы Петров Радион Валентинович, укучылар белән кәрәзле телефоннан беренче ярдәм чакыру, дөрес номер җыю буенча әңгәмә оештырды. Укучылар һәр очракта да югалып калмаска, үз-үзеңә ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.
-
Сак булырга онытма 17.12.2013

Лицеебызда төрле һөнәр ияләре белән очрашулар һәрдаим оештырылып тора. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын сүндерүчеләр укучыларны янгынга каршы көрәш, аннан саклану һәм котылу юллары белән таныштырдылар. Яңа ел чыршысын бизәү, аңа таләпләрне дә янгын сүндерүчеләр үз эшләре белән бәйләп аңлаттылар. Бәйрәм шәп булса да, сак булу турында да онытмаска кирәк!
-
Тимуровская работа 14.12.2013

9 и 13 декабря учащиеся 9 Б класса ходили на тимуровскую работу к Розе Хамидулловне, проживающей по улице 1 мая, дом 42. Они помогли пожилой женщине перенести дрова с улицы в сарай, очистили снег. Роза апа от чистого сердца поблагодарила ребят за помощь. Спасибо за добрые дела!
-
Шашка турнирында 13.12.2013

12 нче декабрь көнне Сабада сәламәтлекләре чикле балалар арасында шашка турниры үтте. Турнирда 60 бала катнашты. Лицеебызның 6 нчы А сыйныфы укучысы Шафигуллин Камил беренче урынга лаек булды. Ул грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
-
13.12.2013

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге Әниләр көне уңаеннан “Иң кадерлем – Әнием” дигән сочинение язу бәйгесе уздырды.Лицеебызның 7нче А сыйныфы укучысы Хабибуллина Гөлназ бу бәйгедә 3 нче урын алды. Гөлназга иҗади уңышлар телибез!
-
13.12.2013

Яшь хәбәрчеләребезнең язмалары даими рәвештә “Саба таңнары” газетасында басылып тора. 22 ноябрь санында 6нчы В сыйныфы укучысы Васильев Ильясның “Әниемә бүләк” шигыре дөнья күрде. Ильяс бу иҗат җимешендә һәркемне әниләрен кадерләргә чакыра.
-
13.12.2013

«Я выбираю спорт как альтернативу пагубным привычкам» X Бөтенроссия акциясе кысаларында районыбызда төрле ярышлар, иҗат бәйгеләре уздырылды. Лицеебызның 11нче В сыйныфы укучысы Закирова Әнзия, иҗат эшләре бәйгесендә 1 нче урын алып, республика ярышларына катнашу хокукы алды. Әнзиягә уңышлар телибез!
-
Паспорт бирү тантанасында 12.12.2013

12 декабрь - Россия Конституциясе көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Саба Балалар иҗат үзәгендә дә матур гына кичә үткәрелде. Анда 14 яше тулган укучыларга паспорт бирү тантанасы булып үтте. Безнең лицейдан унөч укучы катнашты. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р. Н. изге теләкләр теләп, бәйрәм белән котлады һәм тормышта иң мөһим документ-паспорт белән бүләкләр дә тапшырды.
-
«Основной закон страны» 12.12.2013

В канун двадцатилетия празднования Дня Конституции России 11.12.13 в 8в классе был поведен классный час «Основной закон страны», который был организован совместно с поселковой библиотекой. В гостях у учащихся была библиотекарь Дмитриева Елена Александровна, которая рассказала об основном законе страны, его структуре, истории создания. Встреча прошла очень интересно, и было решено продолжить проведение таких совместных классных часов.
















