Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
| У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
-
Күңел ачу кичәсе “Челтер чишмә” 17.01.2013

Күңел ачу кичәсе “Челтер чишмә”
Тычкан : Ашыйсым килде, эчәсем килде ( Үлән өзеп ала.) Бусы да тәмсез! ( чирәмне ыргыта)
(Тычкан чишмә янына килә. Чишмә телгә килә.)
Чишмә : Тыч-ч-чкан, дус-с-стым бул әле,
Минем с-сулышым кысыла,
Тавышым да карлыкты бик,
Миңа азрак булыш әле.
Тычкан : Минем хәлем юк бер дә,
Суың гына эчим дә
Китим мин үз юлыма( су эчә)
Бигрәк пычрак! Бигрәк тәмсез!
(Теремкәй янына килеп)
Тук, тук, тук ! Теремкәйдә кем яши? ( Теремкәйгә керә.)
Бака: Нинди рәхәт икән монда! Чишмә дә бар коенырга.(Суга сикермәкче була, аягын “пыяла кисә”.)
Ай-яй-яй, аягым?... Бигрәк чүпле бу тирә. Юыйм әле аягымны, суыңда коеным да.(Суга керә дә
тиз генә чыга.) Бигрәк пычрак! Бигрәк күңелсез!
Чишмә: (елап). Бака, дустым булсана, чүпләремне алсана, зинһар өчен.
Бака: Суың тәмсез, үзең ямсез. Син безгә кирәк түгел. Аягым да бик авырта, мин монан китим әле.
(Бака теремкәйгә килә)
- Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши?
-Бу мин тычкан – чыелдык ! Ә син кем?
- Мин- Бака-бакылдык. Мине дә үз яныңа ал әле. (Теремкәйгә кереп китә.)
Аланга сикергәләп куян чыга.
-
Цирк! 15.01.2013

Цирк
Искитмәле бер гаҗәп йорт
Бар ул безнең шәһәрдә.
Килешерсез-ни икәнен
Әйтеп бирсәм әгәр дә.
Аны цирк дип йөртәләр!
Ни генә юк ул йортта.
Дөньяның бар могҗизасын
Күреп була циркта.
Анда кич буе клоун
Кыланмый ниләр генә.
Кыланчык булганы өчен
Клоун диләрдер дә.
Анда фокусчы күз буа.
Гаҗәп тә бер карасаң-
Алдаганын белә торып
Ышанып утырасың.
Анда җитез акробатлар
Йөри озын таякта.
Анда хәтта фил дә тора
Басып сыңар аякта.
Анда хәтта аюлар да
Биеп манеж әйләнә.
Циркка барган көн һәрчак
Әверелә бәйрәмгә.
-
Кыш килде 12.01.2013

Уянып, бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
-
Күңелле! 12.01.2013

Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
-
"Хуш киләсең Яңа ел " кечкенәләр группасы 31.12.2012

Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка:
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм нинди дип сорасалар, балалар гына түгел, өлкәннәр дә бер тавыштан Яңа ел дияр иде.Дөрестән дә Яңа елдан барыбызда ниндидер тылсым, могҗиза көтәбез... Балалар өчен сихри дөньяны тудырырга без дә тырыштык. Иң элек бакчабызның эчен дә, тышын да бизәдек, ә аннары инде нәниләр янына Кыш бабай һәм Кар кызын чакырдык.Балалар өйрәнгән җырларын,биюләрен башкардылар һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
-
"Яңа ел бәйрәме" зурлар группасы 31.12.2012

Яшел чыршы, тезелешеп
Әйләнәбез тирәңдә,
Куанабыз Яңа елга
Син кунакка килгәнгә.
Кыш бабай да бик юмарт булып чыкты, һәр балага истәлек бүләге һәм конфет, печенье өләште.Яңа ел тамашасын карарга килгән әти-әниләр балаларының уңышларына сөенеп, бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
“Китап – киңәшчең синең” атналыгы. 10.12.2012

10 - 14 нче декабрь “Китап – киңәшчең синең” темасы атналыгы иде. Атна буе балалар белән китаплар турында, аларны кемнәр яза, кайда бастырыла, кайда саклана – барысы – барысы турында да сөйләштек. Балалар үзләрен кызыксындырган куп сорауларга җавап таптылар, китап тышлыгы, бит кыстыргычлары ясадылар һәм эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Шулай ук атна ахырында авыл китапханәсенә экскурциягә кердек. Китапханәче Наилә апа балаларга китапларны саклап тоту, ертмау, һәрдаим тышларын төзәтеп тору хакында аңлатты. Атналык балаларга бик файдалы булды, аларның китап белән кызыксынулары тагын да артты.
-
"Әниләр бәйрәме" 23.11.2012

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе иң матур, иң җылы, назлы көннәрнең берсе. Ни өчен дигәндә, без ул көнне әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Кадерле әниләребезне котлаудан без дә читтә калмадык. Ике төркем балалары да әниләрне котлап, матур шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, үзләре ясаган бүләкләре белән әниләрен сөендерделәр.
-
"Иминлек һәрвакыт кирәк" 02.11.2012

Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар.
Кирәктә кисәтәләр.
Бакчабызда юл йөрү кагыйдәләре буенча кичә шушы шигырь юллары белән башланып китте. Югары төркем балалары юлда йөргәндә нинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәклеген, светофор киңәшләрен тыңладылар. Үзләренең белемнәрен театральләштерелгән күренештә тамаша иттеләр. Районнан килгән инспектор Илнур Насибуллин кичәгә югары бәя бирде һәм балаларга зур рәхмәтен җиткерде.
-
"Өлкәннәргә хөрмәт, рәхмәт аларга!" 05.10.2012

Түребез дә балкып тора,
Өебезнең кояшы.
Ничек кенә әбием кебек,
Җылы, матур буласы.
Әбиемнең җылы кулы
Чәчләремне сыйпады,
Бүгенге матур бәйрәмдә
Котлыйм мин аны!
Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребезне ихлас күңелдән балалар бәйрәм белән котладылар. Матур шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,бергәләшеп күңелле биюләр башкардылар.Бәйрәм бик күңелле узды.



